Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар Гүзәл Удачинаны янә ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вазифасына сайлап куйды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Искәртеп узабыз: закон нигезендә, бала хокуклары буенча омбудсмен кандидатурасын ТР Президенты күрсәтмәсе буенча парламент раслап куя.
ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Гүзәл Удачинаны тәкъдим итеп: “Гамәлдә булган биш ел дәвамында бала хокуклары буенча вәкаләтле институты хакимият һәм җәмәгатьчелекнең үзара мөнәсәбәтләре системасында мөһим звенога, республикада балалар хокуклары үтәлеше өстеннән бәйсез контроль коралына әверелде”, - дип эшчәнлеген бәяләде.
Гүзәл Удачина үз вәкаләтләрен намус һәм тугрылык белән башкарачагы турында рус һәм татар телләрендә ант итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International