Татарстанда “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” II республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы башлана

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Татарстанда “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” II республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы башлана
Иртәгә Татарстанда “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” II республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы башлана.
Әлеге конкурс турында тулырак бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина бәян итте. Ул искәртеп узганча, аның беренчесе былтыр үткәрелеп, балалар, яшьләр арасында шактый зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә конкурсны быел да оештыру турында карар кабул ителгән.
Чыгыш ясаучы билгеләп узганча, 6 яшьтән 30 яшькәчә булганнар катнаша алган конкурсның төп максатлары – балалар һәм яшьләр мохитендә хокукый белем бирү, традицион кыйммәтләрне пропагандалау, аларда актив гражданлык позициясе формалаштыру, халыкның хокукый грамоталылыгын һәм хокукый культурасын күтәрү өлкәсендә балаларның һәм яшьләрнең позитив юнәлтелгән һәм җәмгыятькә файдалы иҗади эшчәнлеген пропагандалау, аларның медиапродукт булдыруда иҗади күнекмәләрен камилләштерү.
Гүзәл Удачина бәйгедә аерым затлар белән беррәттән, иҗат төркемнәре һәм коллективлары да катнаша алуына игътибар юнәлтте. Конкурска БМОның бала хокуклары турындагы Конвенциясендә урын алган бала хокукларының берсен яки берничәсен чагылдырган видероликлар тәкъдим ителә.
“Жанр ягыннан бернинди чикләүләр юк. Катнашучылар интервью, репортаж, видеоклип, мультфильм һ.б. жанрларда иҗат итәргә мөмкин, – дип сөйләде ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле. Шулай да, ул видеороликның дәвамлылыгы 2 минуттан артырга тиеш түгелленә аерым игътибар юнәлтте. – Былтыр конкурска кабул ителгән хезмәтләр арасында шактый югары сыйфатлы, кызыклылары бар иде, әмма аларның дәвамлылыгы 2 минуттан артыграк булу сәбәпле, без бу видеороликларны махсус бүләкләр белән генә билгеләп үтәргә мәҗбүр булдык”. Тәкъдим ителгән хезмәтнең эчтәлеге РФ законнарына каршы килергә тиеш түгел. Бәйгегә шулай ук реклама рәвешендәге, оятсыз, әдәпсез яки мыскыллый торган әйтелмәләре булган, конкурсның тематикасын чагылдырмаган видеороликлар кабул ителми.
Гүзәл Удачина китергән мәгълүматка караганда, “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” II республика конкурсы өч этапта үткәрелә. Аның беренчесе 10 сентябрьдән 31 октябрьгәчә уздырыла. Бу этапта бәйгедә катнашуга гаризалар һәм видеороликлар CD яки DVD дискларда, флешкада ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле Аппаратына – Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61нче йорт адресы яки rebenok-v-mire-prav@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
“Катнашучы гаризасын һәм видеоролигын җибәргәннән соң, 3 көн эчендә без, гаризада күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып яки электрон адреска язып, аның белән элемтәгә керәбез һәм хезмәтнең килеп ирешүе, ачылу-ачылмавы турында хәбәр бирәбез. Ник дигәндә, төрле форматта, төрле электрон җайланмаларда кабул ителгән материаллар кайбер очракларда ачылмаска да мөмкин. Ул очракта катнашучы эшен башка форматта яки җайланмада яңадан бер тапкыр җибәрә алачак”, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Бәйгенең 1-10 ноябрьдә уздырылачак II этабында жюри тәкъдим ителгән видеороликларны карый һәм таләп-шартларга туры килүе ягыннан сайлап ала. Конкурсның III – йомгаклау этабы 11-17 ноябрьгә билгеләнгән. Бу өлештә исә арада иң яхшы эшләр сайлап алына. III этапка узган барлык катнашучыларга бәйгедә катнашу турында таныклык тапшыру күздә тотыла.
“Конкурсның нәтиҗәләрен тантаналы төстә 20 ноябрь – Бөтендөнья бала хокуклары көнендә игълан итәргә ниятлибез. Хезмәтләре иң яхшы дип табылган 10 катнашучы җиңүче исеменә лаек булачак. Аларга димломнар һәм 20шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак”, – дип сөйләде Гүзәл Удачина.
“Балалар оешмалары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының социаль челтәрләрендә 14 ноябрьдән дә соңга калмыйча урнаштырылып, иң күп санда уңай фикерләр җыйган видеоролик исә “тамашачылар мәхәббәтен яулаучы” бүләгенә лаек була. Аңа диплом һәм 10 мең сум премия тапшыру ниятләнә.
Искәртеп үтик: конкурс ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, “Балалар оешмалары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.
«Татар-информ» материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International