Татарстанда VI Республика яшь гражданнар форумы узды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Чарада  Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Гүзәл Удачина катнашты.

Быел форумда катнашкан 200 кеше арасында республиканың муниципаль районнары активистлары, лидерлары, җитәкчеләре җыелды. Балалар оешмаларына ярдәм күрсәтү, аларга җәмгыять, дәүләт тарафыннан игътибар арттыру да төп бурычларның берсе булып тора. Шундый чаралар балалар һәм яшьләр мохитендә туган проблемаларны хәл итәргә дә ярдәм итә.


29 сентябрь – 3 октябрь аралыгында узган Яшь гражданнар форумы дәвамында катнашучыларга түгәрәк өстәлләр, тренинглар оештырылды. Балалар һәм яшьләр форумда үз эшчәнлеген 10 төп секция буенча алып барды. Алар мәдәният, яшьләрнең иҗади үсеше; сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты; эшмәкәрлек; массакүләм мәгълүмат чаралары; экология; патриотик тәрбия; балаларны, яшьләрне хокукый яктан яклау; социаль яклау, волонтерлык; белем бирү, фән; балалар хәрәкәтен үстерүгә багышланды.

Чара нәтиҗәсендә махсус резолюция дә кабул ителде. Анда Татарстан республикасында балалар хәрәкәтен үстерүгә кагылышлы тәкъдимнәр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International