ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Пленар утырыш алдыннан Комитет һәм Комиссия әгъзалары иминият медицина оешмасының Контакт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Үзәк җитәкчесе Диләрә Асадуллина әйтүенчә, 15 хезмәткәр тәүлек дәвамында көн саен бер меңнән артык мөрәҗәгать белән эш итә.


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 8 гражданинны

кабул итте. Вәкаләтле вәкилгә балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, белем алу хокукларын тәэмин итү буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, 2016 елда балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән, алар, нигездә, менюга бәйле.


11
март, 2017 ел
шимбә

Татарстанның коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында белдерде.


10
март, 2017 ел
җомга

Казанда Тәрбиягә бала алган ата-аналарның V форумы  бара. Анда 350 ләп делегат катнаша. Чара гаиләгә бала алган әти-әниләр гимны белән башланып китте. Аны барлык делегатлар да торып басып җырлады. Форумның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, чит балаларны сыендырган гаиләнең уңай образын формалаштыру.


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бәйге Татарстанда 20 елдан артык үткәрелә. Аны башлап җибәрүче һәм оештыручы булып “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы, республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстанның кеше хокукларын яклау вәкиллеге һәм Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе тора. Конкурс өч этапта уза. Башта муниципаль берәмлекләрдә сайлап алу, зона турлары уза һәм финал Казанда республика җитәкчеләре катнашында үтә.


4
март, 2017 ел
шимбә

Мәгариф Татарстанны социаль-икътисадый үстерүдә мөһим роль уйный. Республика кабул иткән Стратегия - 2030 куәтле мәгариф потенциалына таяна, фән, җитештерү һәм икътисадның реаль секторы арасында хезмәттәшлекне күз алдында тота. 


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында  катнашты.
Президиум көн тәртибенә 34 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның унбере - республика законнары проектлары, унҗидесе - федераль законнар һәм РФ субъектлары законнар чыгару җыеннарының законнар инициативалары проектлары.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программасын тормышка ашыруда контрольлек буенча парламент комиссиясенең уртак киңәшмәсендә мәктәпләрдә балаларны тукландыруның ничек оештырылуы һәм аның сыйфаты хакында сөйләштеләр.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау өлкәсенә татарстанлылар тормышы дәрәҗәсен арттыруда аеруча роль бирелә. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрылы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International