Бәйге Татарстанда 20 елдан артык үткәрелә. Аны башлап җибәрүче һәм оештыручы булып “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы, республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстанның кеше хокукларын яклау вәкиллеге һәм Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе тора. Конкурс өч этапта уза. Башта муниципаль берәмлекләрдә сайлап алу, зона турлары уза һәм финал Казанда республика җитәкчеләре катнашында үтә.