ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Мәрхәмәт — Мелосердие” хатын-кыз депутаталар, республиканың шәһәр һәм районнарындагы хатын-кыз депутатлар берләшмәләре әгъзалары белән очрашты. Чарага барлыгы 75 ләп кеше чакырулы иде. 

«Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе эше гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау, дәүләтне һәм җәмгыятьне үстерү, дәүләт нигезләренә янаучы аеруча куркыныч җинаятьләргә каршы көрәш эшенә зур өлеш кертте», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 2016 елда гаилә институтын ныгыту һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә күбрәк игътибар итәргә йөкләде. Бу хакта ул ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде. 

2015 елда мәҗбүри социаль иминият взнослары хисабына РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге бюджетына 12 млрд сумга якын акча алынган. Алдагы ел белән чагыштырган вакытта 129 млн сумга артыграк җыелган. Бүген учреждение координация советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, Фондның төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин әнә шундый саннарны мисал итеп китерде.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда икенче һәм аннан соң туган балалар саны арта бара, шуның белән бергә беренче бала саны, киресенчә, кими бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында идарәнең башлыгы Альбина Шәвәлиева сөйләде.

Утырышта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  катнашты.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФның яшь гражданнарына, тантаналы рәвештә, паспортлар тапшырды. ТР парламентында 3 нче тапкыр уздырылган чарага республиканың Лениногорск, Сарман, Теләче, Тәтеш, Аксубай, Түбән Кама, Зәй, Кайбыч, Балтач, Кукмара, Арча, Әтнә, Питрәч, Биектау муниципаль районнарыннан, Казанның Идел буе, Совет, Киров, Авиатөзелеш районнарыннан барысы 32 укучы чакырулы иде. 


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 9 гражданинны кабул итте. Аларның сораулары балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү белән бәйле иде.

Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
6 яшьтән 30 яшькәчә булганнар катнаша алган конкурсның төп максатлары – балалар һәм яшьләр мохитендә хокукый белем бирү, традицион кыйммәтләрне пропагандалау, аларда актив гражданлык позициясе формалаштыру, халыкның хокукый грамоталылыгын һәм хокукый культурасын күтәрү өлкәсендә балаларның һәм яшьләрнең позитив юнәлтелгән һәм җәмгыятькә файдалы иҗади эшчәнлеген пропагандалау, аларның медиапродукт булдыруда иҗади күнекмәләрен камилләштерү.

8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 4 гражданинны кабул итте. Аларның сораулары балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү белән бәйле иде.
Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
Быелгы БДИ нәтиҗәләре начар дип әйтәсем килми. Шулай да, министр буларак, мин алардан тулысынча канәгать түгел. Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шундый фикер әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International