ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Искәртеп узабыз: закон нигезендә, бала хокуклары буенча омбудсмен кандидатурасын ТР Президенты күрсәтмәсе буенча парламент раслап куя.
ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Гүзәл Удачинаны тәкъдим итеп: “Гамәлдә булган биш ел дәвамында бала хокуклары буенча вәкаләтле институты хакимият һәм җәмәгатьчелекнең үзара мөнәсәбәтләре системасында мөһим звенога, республикада балалар хокуклары үтәлеше өстеннән бәйсез контроль коралына әверелде”, - дип эшчәнлеген бәяләде.
Гүзәл Удачина үз вәкаләтләрен намус һәм тугрылык белән башкарачагы турында рус һәм татар телләрендә ант итте.

7
июль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 7 гражданинны кабул итте. Аларның сораулары балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү белән бәйле иде.
Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков белән Нижнекамск районында гражданнар кабул итте.
Үзләренең проблемалары белән барлыгы 12 кеше килде, аларның сораулары балигъ булмаган балаларның торак хокукын бозуга, инвалид балаларга медик ярдәм, пособие бирүгә кагылышлы мәсьәләләр белән бәйле иде. Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.

30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина  Чистай районында гражданнар кабул итте.
Үзләренең проблемалары белән барлыгы 12 кеше килде, аларның сораулары балигъ булмаган балаларның торак хокукын бозуга, инвалид балаларга медик ярдәм, пособие бирүгә кагылышлы мәсьәләләр белән бәйле иде. Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина “Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы” Иҗтимагый оешмасы белән очрашты.

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 9 гражданинны кабул итте. Аларның сораулары балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү белән бәйле иде.
Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.

8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Соңгы елларда Татарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау өлкәсендә күләмле эш башкарылды, һәм киләчәктә дә күп эш эшләнәчәк. Бүген бу хакта В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академик театрында, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды. Бәйрәм чарасында, шулай ук, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре катнашты.

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 10 гражданинны кабул итте. Аларның сораулары балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү белән бәйле иде.
Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.
Бүген Казанда «Форсаж» картинг-үзәгендә ТР Хөкүмәте Кубогына картинг буенча унынчы ярышлар ачылышы тантанасы узды. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник сырхауханәсендә булды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар озата йөрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International