14 мартта Мәгариф мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, 2016 елда балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән, алар, нигездә, менюга бәйле.

"Мөрәҗәгатьләрнең 4 се Казаннан иде. Алар ешрак менюда кәбестә һәм балыкның чагыштырмача күбрәк, ә җиләк-җимешләрнең аз булуына һәм урталай бүленеп бирелүенә бәйле. Азнакайдан килгән мөрәҗәгать исә менюда 2 атна дәвамында сыер ите булмауга кагылышлы иде. Барысы белән дә аңлату эшләре алып барылды, мәсьәләләр хәл ителде", - диде урынбасар. 
Мәгълүм булганча, хәзер белем бирү учреждениләрендә һәм балалар бакчаларында меню 2 атна алдан төзелә. Аның нигезендә бер үк продуктлардан пешерелгән ризыклар көн дәвамында кабатланырга мөмкин түгел. 

Министр урынбасары шулай ук балалар бакчаларында ремонт һәм җиһазларны алыштыру турында да сөйләп үтте. Аның сүзләренчә, балалар бакчаларында һәрдаим мониторинглар уздырыла һәм аларның нәтиҗәләре буенча, ашханәләрнең матди-техник җиһазлары, ашханә инвентарьларының искерүе ачык күренә. Әмма техник җиһазларны яңарту өчен бюджетта акча каралмаган. Быел республикада 100 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзекләндерү планлаштырыла. Узган елда Татарстанда 53 балалар бакчасы төзекләндерелгән булган. 

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Татарстан балалар бакчаларына йөрүчеләрнең якынча 4,4 проценты ашкайнату системасы дөрес эшләмәүдән интегә, дип билгеләп үтте. Россия буенча әлеге күрсәткеч 6 процентны тәшкил итә.

" Күзәтчелек хезмәте Татарстан буенча 2941 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен контрольдә тота. Шуларның егермесе шәхси оешма булып санала. Балалар бакчаларының барысында да туклану хезмәте күрсәтелә. Учреждениеләрнең 95 процентында ризык үз ашханәләрендә әзерләнә. Ярымфабрикатлар балалар бакчаларының 7,7 процентында кулланыла Татарстандагы мәктәпкәчә белем бирә торган 5 учреждениегә әзер ризыклар китерелә. Бакчалар тулысынча җылы ризык белән тәэмин ителә. Билгеле, бу бик уңай күрсәткеч", - дип бәяләде Любовь Авдонина. 

2016 елда идарә тарафыннан 1093 балалар бакчасы тикшерелгән. Аларның унтугызында гражданнар мөрәҗәгатеннән соң тикшерү уздырылган. Аларда ризык әзерләүгә кагылышлы норма бозуның 2600 дан артык очрагы ачыкланган, 1,8 млн сумга штраф салынган. 

Узган 2016 елда Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстандагы балалар бакчаларына азык-төлек китерә торган 93 оешманы тикшергән. Нәтиҗәдә 187 штраф салына, аларның гомуми суммасы 1 млн сумнан артып китә. "Тикшерүләр барышында 423 кг ризык кулланылыштан алынды. Алар лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча нормаларга туры килми иде", - диде Л.Авдонина. 

Сүз уңаеннан, идарә хезмәткәрләре 2016 елда 10 меңнән артык үрнәкне тикшергән. Шуларның 1,4 проценты санитар-химик нормаларга туры килмәве ачыкланган, 2,5 проценты - микробиологик, 6,8 проценты - калория һәм химик составы, 5,7 проценты - С витамины күләме,ә 2,4 проценты термик эшкәртү буенча нормаларга туры килмәгән. 

Утырышта башка сораулар да каралды. 

"Татар-информ" МА  материаллары нигезендә 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International