Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты белән сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча комиссиянең күчмә утырышында катнашты

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты белән сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча комиссиянең күчмә утырышында катнашты

 

Пленар утырыш алдыннан Комитет һәм Комиссия әгъзалары иминият медицина оешмасының Контакт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Үзәк җитәкчесе Диләрә Асадуллина әйтүенчә, 15 хезмәткәр тәүлек дәвамында көн саен бер меңнән артык мөрәҗәгать белән эш итә.

“Күпчелек операторларыбыз Татарстанның ике дәүләт телендә сөйләшә. Без бөтен республикадан килгән шалтыратуларга җавап бирәбез, шуңа да төп таләпләребезнең берсе – оператор кирәк булган очракта җиңел генә татарча да сөйләшә алырга тиеш”, – дип аңлатты Контакт үзәге җитәкчесе. Моннан тыш, операторлар шушы оешмада теркәлүчеләрне, шалтыратып, диспансеризациягә дә чакыра.

Соңыннан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты белән сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча комиссия утырышы үтте. Көн тәртибендә төп сорау булып мәҗбүри медицина иминияте турындагы законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре торды.

Күчмә утырыш эшен башлап, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова РФ Президенты Владимир Путинның 2015 елда Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган сүзләрен искә төшерде. Илбашы пациентларның хокукларын яклауда иминият компанияләренең ролен арттырырга чакырган иде.

“Мәҗбүри медицина иминияте турындагы яңа закон иминият медицина оешмалары пациентларның хокукларын мөмкин кадәр ныграк якласын өчен юнәлтелгән, чөнки нәкъ менә шушы оешмалар гражданнар белән аларның хокукларын яклау турында килешү төзи”, – дип белдерде комитет рәисе.

Чара барышында ТР мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды җитәкчесе урынбасары һәм республиканың иминият компанияләре («АК БАРС-Мед», «Чулпан-Мед» и «Спасение») җитәкчеләре чыгыш ясады.

2016 елда ТР мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фондына бер меңнән артык шикаять юлланып, күпчелеге нигезле дип табылган. Халык медицина учреждениеләрендәге оештыру эшләренә, мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча каралган медицина ярдәме өчен акча түләтүләргә, медицина ярдәменең түбән сыйфатлы булуына канәгатьсезлек белдергән.

Шушы мәсьәлә буенча фикер алышуда депутатлардан Алексей Созинов, Хафиз Миргалимов, Татьяна Воропаева, Илсөя Мезикова, Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

Комитет вәкилләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына гражданнарга аларның хокукларын яклау юнәлешендә мәгълүмат җиткерү эшен көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

Моннан тыш, утырыш барышында Комитет вәкилләре федераль һәм республика законнарын да карады. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International