15 гыйнварда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнварда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды "2013 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында". Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында узды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академисе холлында югары технологияле медицина җиһазларын җитештерче компанияләр продукциясенең күргәзмәсе урнашты.

Төп доклад белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хисап тотты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән күчеп килүче табибларга 500әр мең сум акча биреләчәге турында хәбәр итте. Әлеге акчаларны табиблар торак алу өчен беренчел взнос итеп куллана алачак. Ел саен читтән килгән медицина хезмәткәрләренә 200 фатир алу өчен 100 әр миллион сум акча бүлеп биреләчәк, дип белдерде Президент.

Шуның хәтле үк акча республиканың медицина учреждениеләрендә җитми торган югары квалификацияле белгечләргә дә бирү күз алдында тотыла. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов медицина белгечләрен җәлеп итү өчен республиканың конкурентлы өстенлекләре дә барлыгын ассызыклады.

Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнаштылар.

 

http://tatarstan.ru/eng/index.htm/news/259166.htm

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International