Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасында Бала хокуклары
буенча вәкаләтле вәкил
рус
тат
eng
Сорау бирү
Вәкаләтле вәкил турында
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Структура
Координационный комитет при Уполномоченном по правам ребенка в Республике Татарстан
Эшчәнлек
Кирәкле мәгълүматлар
Законнар
Сәрдәш телефоны
Безнен проектлар
Документлар
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладлары
Матбугат Хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Интернет кабул итү бүлмәсе
Гражданнарны кабул итү
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
“Психологик имгәнү кичергән балаларга психологик-педагогик ярдәм: тәрбияләү, алымнар, тәҗрибә”
2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга күрсәтелә торган психологик-педагогик ярдәм сыйфатын күтәрү максатында Татарстан Республикасының гомуми белем системасында 2014 елның 28 гыйнварында “Чистай балалар йорты” ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә “Психологик имгәнү кичергән балаларга психологик-педагогик ярдәм: тәрбияләү алымнар, тәҗрибә” дигән республика семинары булды.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге чараны оештыручы булды.
Семинарда Татарстан Республикасының ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен белем бирү учреждениеләре укытучылары, тәрбиягә бала алган ата-аналар, Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы муниципаль районнар башкарма комитетларының опека бүлекләре белгечләре, опека, попечительлек һәм уллыкка (кызлыкка) алу республика үзәге, Татарстан Республикасында Мәгарифне үстерү институты, “Фатыйма” хатын-кызлар өчен кризис үзәге белгечләре катнашты. Семинар нәтиҗәлерәк булсын өчен эш секцияләрдә адып барылды.
Тәрбиягә бала алучы ата-аналарны психологик әзерләүне тормышка ашыручы укытучы-психологлар өчен секция эшендә Татарстан Республикасында Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм психология кафедрасы мөдире Сибгатуллина Ирина Фәһим кызы һәм “Фатыйма” хатын-кызлар өчен кризис үзәгенең әйдәүче психологы Ибраһимова Венера Зөбәер кызы катнаштылар. Алар балаларны зарар китерүче факторлардан саклау, укытучыларның психологик-педагогик компетентлылыгы мәсьәләләрен, ата-ана каравыннан мәхрүм калган, ятим балаларга, шулай ук гаиләләргә тәрбиягә алынган балаларга белем бирүче укытучыларның квалификациясен күтәрүнең кайбер аспектларын тикшерделәр.
Опека һәм попечительлек органнары белгечләре, тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен секция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик яклау бүлеге начальнигы Мусабирова Зөлфия Вазыйх кызы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм уллыкка (кызлыкка) алу республика үзәге директоры Хәбибуллина Диана Рәис кызы катнаштылар. Секциядә катнашучылар тәрбиягә бала алган гаиләләрне оптималь озату мәсьәләләрен актив һәм кызыксынып тикшерделәр.
Семинарда катнашучылар Татарстан Республикасында шундый семинарлар оештыруның вакытлы һәм зарур булуын әйтеп үттеләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Балаларны яклау көне белән котлау
Балаларны яклау көне белән котлау
16
март, 2017 ел
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты белән сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча комиссиянең күчмә утырышында катнашты
Пленар утырыш алдыннан Комитет һәм Комиссия әгъзалары иминият медицина оешмасының Контакт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Үзәк җитәкчесе Диләрә Асадуллина әйтүенчә, 15 хезмәткәр тәүлек дәвамында көн саен бер меңнән артык мөрәҗәгать белән эш итә.
14
март, 2017 ел
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 8 гражданинны кабул итте. Вәкаләтле вәкилгә балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, белем алу хокукларын тәэмин итү буенча мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.
14 мартта Мәгариф мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, 2016 елда балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән, алар, нигездә, менюга бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз