2013 елда Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшенең төп нәтиҗәсе Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уңышлы уздыру булды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыкның йомгаклау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова катнашты.
2013 елда эшчәнлек турындагы нотык белән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2013 ел тармак өчен бик истәлекле булды. Иң мөһим вакыйга Бөтендөнья җәйге Универсиадасы булды. Узган елда республикада барлык төрдәге 67 спорт объекты файдалануга тапшырылган, шул рәвешле, аларның саны 9408гә җиткән, шул исәптән, авыллардагы 3400 объект. Спорт корылмаларының бер вакытта үткәрүчәнлеге 234 мең кешегә җитте.
Даими рәвештә физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны үсә бара, 2013 ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 32,3 %ка җитте.
Универсиада концепциясе буенча аның 18 спорт объекты республиканың югары уку йортларына бирелде.70 мең студент уку урыннарынан якын тирәдә спорт белән шөгыльләнә алалар. Нәтиҗәдә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче студентлар саны 25%тан 71,5%ка кадәр артты.
Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, 2014 елда шәһәрләрдә һәм авылларда 300дән артык спорт мәйданчыклары төзү планлаштырыла.
Сочидагы Олимпиадада Татарстаннан 8 вәкил катнашачак, ә Паралимпиадада икәү.
Республикада яшьләр сәясәтенә килгәндә, Рафис Борһанов студент Уеннары аркасында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы яшьләр белән эшнең принципиаль яңа ысулын куллана башлады. “Татарстан Республикасы студентлары лигасы”, “Иҗади яшьләр академиясе”, “Сәләт” хәрәкәте, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы, “Созвездие-Йолдызлык” хәрәкәте кебек яшьләр оешмалары составында яшьләр Бөтендөнья студентлар Уеннарының проектларын һәм чараларын уздыруга зур өлеш керттеләр.
Республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары проектлары «Росмолодежь» агентлыгынан, Россия яшьләр берлегеннән һәм «iВолга-2013» Идел буе федераль округының яшьләр форумы кысаларында 6,8 млн. сумлык федераль грантлар ала алдылар. «Селигер-2013» Бөтенроссия яшьләр форумында Татарстаннан 300дән артык кеше катнаша алды.
2013 елда яшьләр оешмаларының бренд проектларын гамәлгә ашыру өчен республика Хөкүмәте субсидияләр 65 млн. Сум бирде. Социаль әһәмиятле проектлар конкурся нәтиҗәләре буенча 107 яшьләр проектларына 15 млн. сумга ярдәм күрсәтелде.
2014 елда Татарстан бюджетыннан 100 мин. Сум балалар лагерьларын ремонтлауга бирелде. Быел 13 лагерь төзекләндереләчәк.
Рафис Борһанов туризм тармагы Татарстанда тотрыклы үсеш күрсәтә. Соңгы өч елда Татарстан Республикасына килүче туристлар санының үсеше 14,8% тәшкил итте. 2013 елның 9 аенда туристлар саны 1 миллион 248 мең кеше булды, бу 2012 елның шул ук дәвере белән чагыштырганда 19,7 %ка артыграк.
Узган җәйге Универсиада республиканың туристик инфраструктурасын яхшыртырка мөмкинлек бирде.
«Кель энд Партнер» Австрия консалтинг компаниясе ярдәмендә “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә үсеш” подпрограммасы эшләнде. Аның максаты – 2020 елга туристлар санын 3,36 млн кешегә җиткерү, ә кунакчыллык өлкәсендә эшләүчеләр санын 40 мең кешегә хәтле җиткерү.
Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова чыгышында Универсиада Россиядә физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүне үстерүгә бик көчле этәргеч булганын билгеләп үтте. Уеннар ил масштабында бик зур тәҗрибә булды – аерым алганда, спортчыларны илгә визасыз кертүне оештыруда тәҗрибә. Наталья Паршикова республика җитәкчелегенә, шәхсән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Универсиада бөтенроссия масштабындагы проекты булганга рәхмәт белдерде.
ТР Президенты ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшенә нәтиҗәләр ясап, беренче чиратта Казанда узган Универсиада әһәмиятен билгеләде. Аның фикеренчә, ул 2013 елның төп вакыйгасы булды. «Бу безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Безнең өчен олы мәктәп ул. Без белем, күнекмәләр, инвестицияләр алдык», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм ил җитәкчелегенә Бөтендөнья студентлар Уеннарын оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Коллегия барышында Татарстан Президенты «Дакар-2014» марафонында җиңгән «КАМАЗ-Мастер» командасын котлады.
«Сочида узачак Олимпия уеннарында да спортчыларыбыз үз осталыгын күрсәтә алыр дип ышанабыз», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, аеруча ирләр хоккей командасына өметен белдереп.
Республика башлыгы спортчыларны әзерләүне финанслау нормативларын яңадан карау ихтыяҗы белән дә килеште. «Без инфраструктурага саллы акчалар сарыф итәбез, шул ук вакытта кайбер мөһим мәсьәләләрне онытабыз. Шуңа күрә бу мәсьәләләрне күтәрергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Президент фикеренчә, яшьләр сәясәтендә шулай ук Универсиада мирасыннан максималь төстә файдаланырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан һәм Казанның туристлар өчен кызыклылыгының әһәмиятле өлеше кунакчыллык өлкәсеннән гыйбарәт. «Без Универсиадага әзерлек барышында төзегән бар объект та эшләргә тиеш. Кунакханәләрдән башка туризм үсеш алмаячак, шуңа күрә бу юнәлешкә игътибар юнәлтергә кирәк», - дип әйтте ТР Президенты.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, якын арада туризм буенча агентлык булдыру турында карар кабул ителәчәк, ул республиканың туристик кызыклылыгын арттыру буенча дәүләт тырышлыгын берләштерү бурычын күзаллый. “Татарстан Россиядә яшәүчеләрнең һәм чит ил кунакларының игътибарын җәлеп итәчәк, шуңа күрә туризм үсешен кайгыртырга кирәк”, - дип саный Р.Миңнеханов.
Ул спорт өлкәсе, туризм индустриясе һәм яшьләр сәясәтенең барлык хезмәткәрләренә 2013 нче елдагы эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Киләчәктә дә сезнең төгәл, бердәм эшегез нәтиҗәсендә, республикабыз, ә аның белән бергә бөтен Россия чәчәк атсын”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.
Коллегия ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Наталья Паршикованың Универсиадада югары үрләр яулаган спортчыларга, Уеннарны әзерләргә һәм аларны уздырырга зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Күп еллар дәвамында Татарстан данын яклап чыгыш ясаган Россиянең атказанган спорт мастеры, карьерасын төгәлләүче спортчыга Светлана Деминага ТР Президентының Рәхмәте тапшырылды. Атаклы сопртчыга “Ак Барс Банк” ААҖнән автомобиль бүләк ителде.
http://tatarstan.ru