1-нче сентябрьгә 28 яңа балалар ба кчасын тапшырырга кирәк – шәһәр төзелеш штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

1-нче сентябрьгә 28 яңа балалар бакчасын тапшырырга кирәк – шәһәр төзелеш штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.

Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, быел төбәкара мәктәпкәчә белем бирү системаларын үстерү программасы кысаларында Казанда балалар бакчаларында барлыгы 4380 урын барлыкка киләчәк. Яңа балалар бакчалары төзелешеннән кала, бер балалар бакчасын капиталь ремонтлау һәм гамәлдәге 15 мәктәпкәчә учреждениедә өстәмә төркемнәр ачуны оештыру планлаштырылган.

Инвестицияләрнең гомуми күләме 2,3 млрд сумны тәшкил итә. Шуларның 30%-ы федераль, 70%-ы республика бюджетыннан алыначак. Казанда барлыгы 80 урынга исәпләнгән 4 балалар бакчасы, 120 урынлык 14 объект төзеләчәк, 4-се – 140 урынга, тагын 4-се – 220 урынга һәм 2-се 260 урынга хисапланган. Балалар бакчалары урнашачак барлык җир биләмәләре билгеләнгән, дип ышандырды Азат Нигъмәтҗанов.

“Төзеләчәк балалар бакчаларына территорияләр исемлеген тиз арада билгеләүдә шәһәрнең Генераль планда социаль объектлар өчен дип билгеләнгән муниципаль милектәге җир биләмәләрен саклау буенча нык позициядә булуы ярдәм итте”, - дип билгеләде А.Нигъмәтҗанов.  

Илсур Метшин, үз чиратында, күпфатирлы төзелешләр зонасында гына түгел, Кадыш, Привольный, Отары, Залесный, Петровский, Вознесенское һәм Кече Клыки торак массивларында да балалар бакчалары төзү кирәклеген ассызыклады. Балаларын ерак арага йөртергә мәҗбүр булган әти-әниләргә якын-тирәдә балалар бакчаларының ачылышы тормышны күпкә җиңеләйтәчәк.

А.Нигъмәтҗанов искә төшереп узганча, программаны гамәлгә кую әле узган елда ук башланып киткән. 2013 елның октябрь аенда төзелә башлаган 5 объектның 3-се декабрьдә тапшырылган. Тагын 2-се буенча эшләр ахырына якынлашып килә. Шулай ук узган елда 2014 елның программасына кергән ике балалар бакчасы буенча (Айтматов һәм Гаврилов урамнары) төзелеш эшләре башланып киткән.  

“Ел дәвамында 28 яңа балалар бакчасы төзү, һичшиксез, җиңел эш түгел. Шуңа да карамастан, Универсиадага әзерлек чорында салынган объектларны исәпкә алсак, эшне дөрес оештырган һәм ведомствоара эш дөрес оештырылган очракта әлеге бурычны үтәү мөмкин. Иң мөһиме – барысын да сыйфатлы һәм төзекләндереп үтәү”, - дип фикерен белдерде Мэр.

Хәзерге вакытта, Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, сайланган мәйданчыкларны гамәлдәге инженерлык челтәрләреннән азат итү яңа балалар бакчасын төзү этабында мөһим этап булып тора. Бүгенге көндә шулай ук ызанлау, кадастр эшләре, проект-смета документациясен әзерләү эшләре бар.

Балалар бакчасын төзүдән кала, гамәлдәге 15 балалар бакчасында өстәмә төркемнәрне ачу һәм капиталь ремонтлау буенча зур эш башкарасы бар. Шулай итеп, Жуковка урамындагы 120 урынга исәпләнгән элеккеге балалар бакчасы ремонтланачак. “15 объектның 13-ендә эшләр башланган”, - дип белдерде А.Нигъмәтҗанов.

Хәзерге вакытта, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, район администрацияләренә Мәгариф идарәсе белән берлектә 2015 елга программаны ачыклап, җир биләмәләре һәм ремонтлана торган балалар бакчалары буенча үз тәкъдимнәрен кертү кирәк.

Казан Мэры шәһәрдә дәвам итә торган “демография бум”ы балалар учреждениеләре челтәрен үстерүне тизәйтүне таләп иткәнен ассызыклады.

“Эшләрне тәмамлау вакыты 1-нче сентябрьгә кадәр дип билгеләнгән. Ул датаны без бары срокны киметү ягына гына үзгәртә алабыз. Балалар 9 айда туа, балалар бакчасын исә моңа караганда иртәрәк тә өлгертеп була. Объектларда, шулай ук төзелеш штабында да очрашачакбыз, төзелеш барышын контрольдә тотачакбыз”, - дип төзүчеләр алдында бурыч куйды Илсур Метшин.

http://www.kzn.ru/
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International