Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина парламентта үткәрелгән мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турында сөйләшүдә катнашты.

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Балахокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинапарламентта үткәрелгән мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турында сөйләшүдә катнашты.


Түгәрәк өстәл янында рәислек вазыйфаларын башкаручы КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев үзенең кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан гаять зур ярдәм күрсәтелүгә карамастан, илдә демографик вәзгыять катлаулы кала бирә. Парламентарий фикеренчә, бу хәлгә балалар бакчаларына түләүнең даими арттырылып торуы зур йогынты ясый. Балалаы гаиләләр кичерә торган проблемаларны анализлау күрсәткәнчә, түләү арту җәмгыятьтә тискәре реакция тууга нигез булып тора. Мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратның кимемүе дә борчылу тудыра.

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән килгән ата-аналар да бакчаларга түләүнең нигезсез артуын хәзерге вакыттагы иң актуаль проблемаларның берсе дип атадылар. Алар үз чыгышларында республика парламенты депутатларына әлеге сорауны хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ата-аналар түгәрәк өстәлдә катнашучыларның игътибарын гадәти һәм логопедик төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүнең аермасы, зур шәһәрләрдәге һәм авыллардагы бакчаларның торышы, бакчаларның финанс хисапларын интернетта бастырып бару, абонент түләве дип аталган сумманың гомуми түләү күләмендәге өлеше һәм башка сорауларга юнәлттеләр.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International