Мамадыш эшлекле сөйләшүләр үзәгенә әверелде. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика һәм районнар комиссияләре рәисләре, секретарьлары ике көнлек семинар–киңәшмәдә катнашты. Әлеге чарада районыбызның балалар арасында хокук бозуларга каршы көрәш, тәрбия өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Семинар–киңәшмәнең беренче көне шәһәрдәге 2нче санлы лицейда узды. Биредә катнашучылар өчен районыбыз психологлары мастер-класслар күрсәттеләр. Дәресләр тәрбиягә авыр бирелүче балалар һәм үсмерләр белән эшләү темалары буенча үтә. Төбәгебездә эшләп килүче “Василиса” муниципаль проектын тормышка ашыру хакында сөйләделәр.
Семинарның икенче көне шәһәрдәге кайбер учрежденияләрнең эшчәнлеге белән танышудан башланды. Кунаклар район башлыгы Анатолий Иванов озатуында “Бәләкәч” балалар бакчасында, икенче санлы лицейда, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә, 87нче санлы һөнәри көллияттә булдылар.
–Мамадыш җире безне яңалыклары белән һәрдаим сөендереп тора. Көллияттә, социаль приютта еш булабыз. Аларда чыннан да республиканың күп кенә районнары өчен өйрәнерлек материал шактый. Бүген моңа тагын бер кат инандык. Мамадыш хезмәт тәрбиясе буенча да лидер,– диде Азат Габделәхәтов.
Көн программасына шулай ук “Өмет” социаль приютында булу, Нократ яр буендагы балалар аттракционы белән танышу да кергән иде.
Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәпнең актлар залында семинар–киңәшмәнең пленар өлеше үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәдәният, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Эчке эшләр министрлыклары, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе, Татарстан Прокуратурасы вәкилләре катнашты.
Районда социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны барлау, аларны куркыныч адымнардан саклап калуда бар кеше дә җәлеп ителгән: җирлекләре башлыкларыннан алып җәмгытьтәге хилафилыкларга битараф булмаган гражданнарга кадәр. Иҗтимагый оешмалар белән дә тыгыз элемтәләр булдырылган. Моннан тыш, балаларны тәрбияләүдә район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән булдырылган үзебезнең муниципаль проектлар да киң кулланыш тапты. Сүз “Олимпиада 100”, “Тормыш дәресләре”, “Сәләтле балалар” пректлары турында. Алар семинар-киңәшмәдә катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.
–Проектларның үтәлеше белән шәхсән район башлыгы үзе кызыксына икән, төбәктә соңгы елларда ни өчен балигъ булмаганнар арасында бер генә дә җинаять кылынмаганын аңларга була. Шул ук “Олимпиада 100“га әллә ни күп кирәкми. Әлеге проектларны килеп өйрәнү комачау итмәс иде. Республикабызда балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларның төрләренең артуы да уйландырырга тиеш. Соңгы вакытта үз-зләренә кул салу, эчкечелек, куркытып әйбер алу, талау кебек җинаятьләр тамыр җәя башлады. Менә шулар булмасын өчен балаларның вакытларын нәтиҗәле файдалануга игътибарны тагын да көчәйтергә кирәк”, – диде Юрий Камалтынов.