Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау коллегиясы узды белдерде

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

2015 елда гражданнар һәм җәмгыять куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан эчке эшләр органнарының алдынгы бурычы булып калачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

Министрлыкның 2014 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төп доклад белән Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин чыгыш ясады. «ТР буенча ЭЭМ төп бурыч үтәлүен тәэмин итте – вәзгыять тотрыклылыгын һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү», - дип белдерде министр.

2014 елда республикада 44781 җинаять кылынган, бу узган елдагыдан кимрәк (46021). Артем Хохорин билгеләгәнчә, бу соңгы 20 елда иң ким күрсәткеч.

Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе, Россия һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, түбән – 100 мең кешегә 1167 җинаять, ә ИФО – 1351, Россиядә – 1500.

«Татарстанны илнең иң тыныч регионнарының берсе дип атап була», - ышанып әйтте Артем Хохорин.

Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 2014 елда 22908 җинаятьне ачыклады.

ТР буенча эчке эшләр министры билгеләгәнчә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 5 меңнән артык массакүләм чараларда куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр. Шул ук вакытта берничә мәртәбә футбол фанатларының вәзгыятьне бозарга тырышулары билгеләнде. «Шуңа күрә ЭЭМна куркынычсызлыкны тәэмин итү алымнарын үзгәртергә туры килде», - дип әйтте Артем Хохорин.

Ул муниципалитетлар карамагына күчерелгән видеокүзәтү системасының аяныч хәлдә булуына Татарстан Президенты игътибарын җәлеп итте. Әйтик, Казанда камераларның өчтән бер өлеше генә эшли, чөнки тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмиләр.

ТР Президенты әлеге мәсьәләне хәл итү ысулын табарга сүз бирде. «Без бу мәсьәлә турында сөйләштек, мин Элемтә министрлыгына йөкләмә бирдем, - дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов. – Якын арада без бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш – бу бик мөһим».

Утырышны йомгаклап, Татарстан Презденты республиканың алдынгы эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International