Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хаклары шактый югары булган. Хезмәткәрләргә акча түләү белән бәйле бурычлар саны исә якынча 100 миллион (!) сумга кимегән. Ә менә эшсезләр саны арту белән бәйле мәсьәлә республика җитәкчелегендә шактый зур борчу тудырган. Шуңа күрә алар хәзерге вакытта кризиска каршы чараларны барлау белән мәшгуль.
Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Иң түбән хезмәт хакы – Әлки, Мөслим, Аксубайда
Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, узган елның ноябрь һәм 2015 елның гыйнвар айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 27,6 мең сум дип билгеләнгән. Декабрь аенда исә әлеге күрсәткеч гомумән дә 28,5 мең сум булыр, дип уйланыла (бу күрстәкеч әлегә фараз буларак кына китерелә, чөнки төгәл саннар бераз соңрак билгеле булачак).
- Бу - шактый уңай динамика. Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда без алда барабыз. Әле алай гына да түгел, Татарстан әлеге күрсәткеч буенча Россиянең башка регионнарын да уздыра, - дип ассызыклады Эльмира Зарипова.
Хәзерге вакытта Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Лаеш һәм Әлмәт районнарында халык республика буенча уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда шактый югарырак хезмәт хакы алып эшли. Мәсәлән, Алабугада әлеге күрсәткеч якынча 28 мең булса, Әлмәт районында исә гомумән дә 32,8 меңгә җитә. Казанда исә уртача хезмәт хакы күләме – 31,7 мең сум.
Иң түбән хезмәт хакы алып эшләүчеләр исә Әлки, Мөслим һәм Аксубай районнарында яши. Биредә әлеге күрсәткеч нибары 17,7 мең сумны тәшкил итә.
- Бу, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районнар, - дип белдерде министр.
Бурыч күләме 120 миллион сум түгел инде...
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч күләме һаман да шактый югары булып кала бирә. Узган елның декабрь аенда әлеге төр бурыч күләме 27,2 миллион сум булса, агымдагы елның гыйнвар аенда әлеге күрсәткеч гомумән дә 47,8 миллион сумга җиткән.
- Әлбәттә, әлеге күренеш безне уйланырга мәҗбүр итә. Беренче чиратта, бу - сезонлы үзгәрешләр белән бәйле булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, кыш айларында төзелеш, авыл хуҗалыгы тармакларында эшчәнлек беркадәр туктала. Җәйгә таба исә әлеге вәзгыять бераз җайлана башлый. Шулай булуга да карамастан, бу өлкәне контрольдә тотачакбыз, - дип дәвам итте сүзен Эльмира Зарипова.
Ничек кенә булмасын, бу өлкәдә алга китеш тә юк түгел. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 2014 елның гыйнварында хезмәт хакы буенча бурыч күләме 120 миллион сум (!) булган, ә ел азагына исә нибары 27,2 миллион сумга гына калган.
- Беренче чиратта, бу – урыннардагы гаять зур эшчәнлек белән бәйле. Әле бүген генә күрше регионнардан ике коллега шалтыратып, “ничек сез хезмәт хакы буенча бурычларны шулай киметә алдыгыз”, дип кызыксындылар. Уңышка ирешү өчен урыннардагы хезмәт куркынычсызлыгы буенча күзәтчелек һәм контроль органнарының оешкан төстә җитди эшчәнлек алып баруы кирәк, - дип белдерде министр.
Фаразлар турында сөйләргә иртәрәк
Билгеле булганча, Мәскәүдә узган Гайдар форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гыйнвар аенда республикада эшсезләр саны арту күренешенә борчылуы хакында хәбәр иткән иде. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры сүзләренә караганда, ел башы чыннан да шактый катлаулы булган.
- Агымдагы елның гыйнвар аенда эшсезләр саны чыннан да артты һәм 15,2 меңгә җитте. Бу бездә, әлбәттә, борчу тудыра. Шулай булуга да карамастан, хәзерге вакытта елның нинди булачагы турында фаразлар төзергә иртәрәк. Кризис озак вакытлы яңа ел ялларына туры килде. Шуңа күрә оешма һәм предприятиеләр хәзер генә эшкә ныклап керешә. Алга таба икътисади вәзгыятьнең нинди булачагын белү кирәк. Хезмәт базары турыдан-туры шушы тармак белән бәйләнгән. Тик шунысын төгәл әйтә алам, бу тармакны без дөрес итеп бары тик февраль азагы-март башларында гына анализлый алачакбыз, - дип аңлатты Эльмира Зарипова.
Ә менә эш урыннары бушау белән бәйле фаразлар турында хәзердән үк сөйләргә мөмкин. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанның 244 предприятиесе 2015 елда якынча 2 мең кешене эштән чыгарачагы турында белдергән. Бу күрсәткечне куркыныч дип булмый, ник дигәндә, 2014 елда әлеге фаразлар 10 мең кешене тәшкил иткән булган. Нәтиҗәдә, аларның 7 меңе генә эштән киткән.
- Әлеге вәзгыять белән кайсы тармак хезмәткәрләре очрашачак соң? Беренче чиратта, бу – хезмәт күрсәтү белән бәйле юнәлешләр. Иминият, туризм, сәүдә тармакларында да эшчеләр саны кимер, дип уйланыла, - дип белдерде Эльмира Зарипова.
Кризиска каршы көрәш инструментлары барлана
Министр сүзләренчә, хезмәт базарын контрольдә тоту, җайга салу буенча эшчәнлек инде башланган. Кризиска каршы чаралар турында да федераль үзәк белән сөйләшүләр бара икән.
- Бездә 2008-2009 елгы кризиска каршы көрәш инструментлары бар. Ул чагында без бу өлкәне җайга салу өчен җәмәгать эшчәнлеген җәелдерү, вакытлыча эшкә урнаштыру һәм хезмәткәрләрне яңадан укытып, бер тармактан икенче тармакка күчерү юнәлешендә актив эшләгән идек, - дип сөйләде Эльмира Зарипова.
Җитәкче сүзләренә караганда, быелгы кризисны җиңәргә Татарстан җитәкчелеге тарафыннан тормышка ашырыла торган декрет ялындагы хатын-кызларны башка һөнәргә укыту буенча программа да ярдәмгә килергә тиеш.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 2014 елда хезмәт базарында шактый уңай вәзгыять күзәтелгән. Мәсәлән, декабрь аенда Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны 14,7 мең булган. Вакансияләр санының исә гомумән дә 35 меңгә кадәр җиткәнлеге мәгълүм.
Официальный сайт министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан http://mtsz.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/380715.htm