Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшыру өчен гаризаны 1 февральга кадәр тапшырырга кирәк

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

БДИны алдан һәм төп дулкында бирүчеләр 1 февральгә кадәр имтихан бирәсе фәнне сайларга һәм гариза тапшырырга тиеш. Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары, чит ил гражданнары БДИ тапшыру өчен муниципаль яки региональ оешма мәгариф идарәсендә теркәлергә тиеш. Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар БДИ тапшыру өчен гаризаны үз мәктәпләрендә язалар. БДИны алдан тапшыру этабы март-апрель, төп этап исә май-июнь айларына билгеләнгән. Узган еллар чыгарылышлары һәм узган елларда канәгатьләндермәгән нәтиҗәгә ия укучылар өчен рус теле һәм география буенча имтихан февральдә үк үтәчәк. Алар гаризаны 2014 елның 1 декабренә кадәр язып тапшырырга тиеш иде.

(Министерство образования и науки Республики Татарстан http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/384587.htm)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International