Татарстан Республикасында Бала хокукы буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Бөгелмәгә эшлекле визит белән килде.
Үзләренең проблемалары белән барлыгы 11 кеше килде, аларның сораулары балигъ булмаган балаларның торак хокукын бозуга, инвалид балаларга медик ярдәм, пособие бирүгә кагылышлы мәсьәләләр белән бәйле иде.
Шулай ук Гүзәл Удачина «Возрождение» балаларны тернәкләндерү үзәгендә, «Ялкын» социаль приютында, Бөгелмәнең махсус гомумбелем бирү мәктәп-интернатында, шулай ук 3 нче тикшерү изоляторында булды.