Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасында Бала хокуклары
буенча вәкаләтле вәкил
рус
тат
eng
Сорау бирү
Вәкаләтле вәкил турында
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Структура
Координационный комитет при Уполномоченном по правам ребенка в Республике Татарстан
Эшчәнлек
Кирәкле мәгълүматлар
Законнар
Сәрдәш телефоны
Безнен проектлар
Документлар
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладлары
Матбугат Хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Интернет кабул итү бүлмәсе
Гражданнарны кабул итү
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
19 майда Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды.
2015 елның 20 мае, чәршәмбе
19 майда Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Быел олимпиаданың йомгаклау этабында республика данын 191 укучы яклады. җиңүчеләр һәм призерлар саны 109 кеше тәшкил итте, бу, былтыргы белән чагыштырганда, 36га күбрәк. Татарстан Республикасы гомумкоманда зачетында Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урынны биләде.
"Соңгы елларда мәгариф системасына бик күп акча салдык, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Әлеге системалы эш үз нәтиҗәләрен бирә". Ул зур тырышлыклар белән әлеге дәрәҗәгә ирешкән олимпиада җиңүчеләрен котлады. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы укучыларның әти-әниләре һәм укытучыларының зур ролен дә билгеләп үте.
"Безнең киләчәгебез - интеллектуаль Татарстанда, дип уйлыйм. Кеше потенциалы бик зур булган Татарстанда. Бүгенге көндә теләсә нинди бурычны хәл итү өчен белемле, дөрес эш итә белә торган лидерлар кирәк. Безнең алдыбызда андыйларны мәктәп эскәмиясеннән үк табу, ярдәм итү, аларның сәләтләрен ачу бурычы тора", - диде ул.
Татарстан лидеры киләчәктә республика укучыларының икенче урын өчен көрәшә алачагына өмет белдерде. "Биредә җыелган укучылар - ул безнең киләчәгебез, Татарстан киләчәге, яңа Россиянең киләчәге. Без сезгә таяначакбыз", - дип йомгаклады сүзен Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов олимпиадаларның абсолют җиңүчеләренә һәм аларның укытучыларына рәхмәт хатлары һәм акчага сертификатлар тапшырды.
Энгель Фәттахов үз чыгышында билгеләп узганча, республика җитәкчеләре ярдәме белән Татарстанда сәләтле балалар белән эшләү өчен күп нәрсә башкарыла. Ул 2014 елда оештырылган республика олимпиадалар үзәген мисал итеп китерде, анда күп санлы чаралар һәм бәйгеләр үткәрелә.
Министр ассызыклаганча, Татарстанда экология, химия, хокук буенча командалар көчле, әмма математика бераз аксый. "Санкт-Петербург һәм Мәскәү тәҗрибәсен өйрәнү зарур. Һәм безнең система нәтиҗәләрен бирергә тиеш", - диде ул.
Э.Фәттахов уку йортларының директорларына аерым рәхмәт белдерде: "Белем бирүнең сыйфатын директорлар тәэмин итә. Директорлар корпусы яхшы булса, сыйфат та, җиңүчеләр дә, сәләтле балалар да булачак".
Чара "Татарстан Республикасы ел укучысы - 2015" мактаулы исеменә лаек булучыны атау белән тәмамланды. Ул - Казанның 19нчы гимназиясенең 9нчы сыйныфында белем алучы, "Хокук" фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасы абсолют җиңүчесе Дамир Мясаутов.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Балаларны яклау көне белән котлау
Балаларны яклау көне белән котлау
16
март, 2017 ел
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты белән сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча комиссиянең күчмә утырышында катнашты
Пленар утырыш алдыннан Комитет һәм Комиссия әгъзалары иминият медицина оешмасының Контакт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Үзәк җитәкчесе Диләрә Асадуллина әйтүенчә, 15 хезмәткәр тәүлек дәвамында көн саен бер меңнән артык мөрәҗәгать белән эш итә.
14
март, 2017 ел
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 8 гражданинны кабул итте. Вәкаләтле вәкилгә балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, белем алу хокукларын тәэмин итү буенча мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.
14 мартта Мәгариф мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, 2016 елда балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән, алар, нигездә, менюга бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз