Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасында Бала хокуклары
буенча вәкаләтле вәкил
рус
тат
eng
Сорау бирү
Вәкаләтле вәкил турында
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Структура
Координационный комитет при Уполномоченном по правам ребенка в Республике Татарстан
Эшчәнлек
Кирәкле мәгълүматлар
Законнар
Сәрдәш телефоны
Безнен проектлар
Документлар
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладлары
Матбугат Хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Интернет кабул итү бүлмәсе
Гражданнарны кабул итү
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның балалар сырхауханәләр җитәкчеләренә 28 яңа автомобильдән ачкыч тапшырды
2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник сырхауханәсендә булды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов анестезиология һәм реанимация бүлегендә паллиатив пациентлар өчен палатаны карады. Биредә 13 бала дәвалана. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 300 яшь татарстанлы паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Күбесенчә мондый пациентларның дәваланмый торган хроник авырулары бар. Рөстәм Миңнеханов палаталарны карады һәм медик хезмәткәрләр белән аралашты. Гадел Вафин Татарстанда балаларга паллатив медицина ярдәмен күрсәтү буенча региональ системаны тәкъдир итте.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов клиниканың икенче дәвалау корпусына юнәлде. Анда терәк-хәрәкәт аппараты функцияләре бозылган балалар өчен яңа югары технологияле җиһаз - Locomat механотерапия өчен роботлаштырылган комплексны күрсәттеләр. Әлеге җиһаз Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча терәк-хәрәкәт аппараты функцияләре бозылган, шул исәптән ДЦПлы балаларны реабилитацияләү хезмәтен үстерү кысаларында сатып алынган.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы тренажер комплексы эше белән танышты, аннан кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары белән сөйләште. Рөстәм Миңнеханов балаларга тизрәк терелүләрен теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Халыкара балаларны саклау көненә багышланган тантаналы чарадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, каты авырулы балалары булган гаиләләр дәүләттән тиешенчә ярдәм алырга тиешләр. «Бүген мин баласы терелер, аякка басыр дигән өмет белән яшәүче аналар белән очраштым. Кызганычка каршы, бөтен балалар да без теләгәнчә тулысынча сәламәт түгел. Ләкин безнең максат – аларга бәхетле буларлык шартлар булдыру. Ул чакта без дә бәхетле булабыз», - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия һәм Татарстан җитәкчелеге медицина дәрәҗәсен арттыру өчен чаралар уздыра. «Республика киләчәге – балалар, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Кешеләр потенциалы – безнең иң зур байлыгыбыз».
Шуннан Рөстәм Миңнеханов республиканың балалар сырхауханәләре җитәкчеләренә 28 махсуслаштырылган автомобильдән ачкычлар тапшырды. Бу машиналар балалар поликлиникаларында күчмә табиб-фельдшер бригадасы булган ашыгыч медицина бүлекләрен оештырырга ярдәм итә.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Балаларны яклау көне белән котлау
Балаларны яклау көне белән котлау
16
март, 2017 ел
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты белән сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча комиссиянең күчмә утырышында катнашты
Пленар утырыш алдыннан Комитет һәм Комиссия әгъзалары иминият медицина оешмасының Контакт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Үзәк җитәкчесе Диләрә Асадуллина әйтүенчә, 15 хезмәткәр тәүлек дәвамында көн саен бер меңнән артык мөрәҗәгать белән эш итә.
14
март, 2017 ел
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 8 гражданинны кабул итте. Вәкаләтле вәкилгә балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, белем алу хокукларын тәэмин итү буенча мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.
14 мартта Мәгариф мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, 2016 елда балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән, алар, нигездә, менюга бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз