Казанда ТР Хөкүмәте Кубогына картинг буенча унынчы ярышлар ачылды

2015 елның 2 июне, сишәмбе
31 майдан 1 июньгә кадәр 8-12 яшьтәге һәм 12-16 яшьтәге балалар арасында заездлар үткәрелә. «Картинг-центр» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Владимир Кузьмин журналистларга белдергәнчә, ел саен ярышта катнашучылар арта. Әгәр беренче ярышларда якынча 100 кеше катнашса, бүген - 200 спортчы.

Илдар Халиков яшь картингистларны Балаларны яклау көне һәм ярышлар ачылышы белән котлады. Бу ярышлар Рөстәм Миңнеханов, Әсгать Сәфәров, Рифкать Миңнеханов ярдәмендә барлыкка килде, дип билгеләп үтте ул. “Алар, ул вакытта ук, Татарстан кебек төбәктә малайлар һәм кызлар спортның картинг төрендә үзләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип карар иткән кешеләр”, диде ул.

Бүген кич ярышларда җиңүчеләр билгеле булачак. Җиңүче командагы ТР Хөкүмәте Кубогы тапшырылачак.

“Татар-информ” МА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International