Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасында Бала хокуклары
буенча вәкаләтле вәкил
рус
тат
eng
Сорау бирү
Вәкаләтле вәкил турында
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Структура
Координационный комитет при Уполномоченном по правам ребенка в Республике Татарстан
Эшчәнлек
Кирәкле мәгълүматлар
Законнар
Сәрдәш телефоны
Безнен проектлар
Документлар
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладлары
Матбугат Хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Интернет кабул итү бүлмәсе
Гражданнарны кабул итү
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның халыкны социаль яклау системасы хакимият органнары эшендә һәрвакыт өстенлекле булыр дип ышанам”
2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Соңгы елларда Татарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау өлкәсендә күләмле эш башкарылды, һәм киләчәктә дә күп эш эшләнәчәк. Бүген бу хакта В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академик театрында, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды. Бәйрәм чарасында, шулай ук, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре катнашты.
Тантана кысаларында, фойеда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, өлкән яшьтәге затларның (тыл хезмәтчәннәре, ветераннар) рәсемнәреннән торган күргәзмә җәелдерелгән иде.
Тантаналы прологтан соң, сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов күтәрелде. Ул халыкны социаль яклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм белән котлап: “Хезмәтегез катлаулы, сезнең ярдәмегезгә республикада 500 меңнән артык кеше мохтаҗ. Киләчәктә дә бергәләп эшләргә насыйп булсын!” – дигән теләктә калды һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде.
Р. Миңнеханов Татарстан күләмендә 130 дан артык учреждениедә 9 меңнән артык кеше эшләвен билгеләп үтте. “Бүген халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы яхшы эшли. Соңгы елларда республикада күп кенә программалар гамәлгә ашырылып килә, яңа технологияләр кулланыла, матди-техник база ныгытылды. Шулай да, безнең алда әле тагын да зуррак бурычлар тора, чөнки кеше яхшы булган саен, һаман яхшыны таләп итә. Киләчәктә тагын да яңа технологияләрне гамәлгә кертү мөһим, чөнки авыр тормыш вәзгыятенә юлыккан халык сезнең ярдәмгә мохтаҗ”, - дип ассызыклады ТР лидеры.
Ул тагы бер кат бу һөнәр ияләренең эшенең катлаулылыгын билгеләп үтеп, аларның һәрвакыт рәхмәт сүзләре генә дә ишетмәвен шәрехләп үтте. “Матди-техник база торышы да, финанслау күләме дә булган параметрларга, өметләнгәнгә генә тәңгәл дә килеп бетмидер. Шулай да, соңгы елларда күләмле эш башкарылды, һәм киләчәктә дә күп эш эшләнәчәк, - дип, Р. Миңнеханов социаль өлкәдә эшләүчеләрнең шушы һөнәргә җаны белән тартылуын, бу тармакта эшләү һәркемнең дә кулыннан килмәвен ассызыклап үтте. – Сезгә башкарган бурычларыгыз өчен ихлас күңелемнән рәхмәтлемен”.
Татарстан лидеры хакимиятнең һәммә кешегә дә бертөрле мөнәсәбәттә булырга тиешлегенә, әмма катлаулы тормыш хәленә дучар булган затларга, балаларга аеруча кайгыртучанлы мөнәсәбәт булырга тиешлегенә басым ясады. Рөстәм Миңнеханов авыр хәлгә калганнарны тулы канлы тормышка кайтару, аларга ярдәм итү бурычын нәкъ менә шушы тармак хезмәткәрләре үтәвен билгеләп узды.
“Татарстанның халыкны социаль яклау системасы хакимият органнары эшендә һәрвакыт өстенлекле булыр дип ышанам. Алга таба да иң заманча технологияләрне эшкә җигәчәкбез, шушы бурычларны хәл итәргә сәләтле хезмәткәрләрне әзерләячәкбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хезмәт алдынгыларына “ТР атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” мактаулы исемнәре бирелде, кайберәүләргә ТР Президенты Рәхмәте игълан ителде. Шулай ук, тантана барышында “Татарстан Республикасының иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре” республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Социаль эшчәнлек буенча иң яхшы белгечләр, социаль педагоглар, тәрбиячеләр, психологлар, шәфкать туташлары, инвалидларны тернкәләндерү буенча белгечләр үзләренә тәтегән бүләкләрен кабул итеп алды. Акылы зәгыйфь балалар өчен Югары Отар балалар йорт-интернаты директоры Имаметдин Гәрәев II дәрәҗә “Ватан каршындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Балаларны яклау көне белән котлау
Балаларны яклау көне белән котлау
16
март, 2017 ел
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты белән сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча комиссиянең күчмә утырышында катнашты
Пленар утырыш алдыннан Комитет һәм Комиссия әгъзалары иминият медицина оешмасының Контакт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Үзәк җитәкчесе Диләрә Асадуллина әйтүенчә, 15 хезмәткәр тәүлек дәвамында көн саен бер меңнән артык мөрәҗәгать белән эш итә.
14
март, 2017 ел
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 8 гражданинны кабул итте. Вәкаләтле вәкилгә балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, белем алу хокукларын тәэмин итү буенча мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.
14 мартта Мәгариф мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, 2016 елда балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән, алар, нигездә, менюга бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз