Татарстанда икенче һәм аннан соң туган балалар саны арта бара, шуның белән бергә беренче бала саны, киресенчә, кими бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында идарәнең башлыгы Альбина Шәвәлиева сөйләде.
Утырышта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашты.
Төп докладны ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиев аясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2015 елда 157 мең 538 гражданлык хәле акты рәсмиләштерелгән (2014 ел белән чагыштырганда, 2,6 процентка азрак), 231 мең юридик әһәмияткә ия эш-гамәл башкарылган.
Былтыр Татарстанда туу турында 57 мең 499 акт теркәлгән. Бу, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 0,4 проценка артык, ә тууның минималь бусагасы теркәлгән 1999 ел белән чагыштырганда, – 63 процентка диярлек. “Тууының суммар коэффициенты буенча Татарстан – Идел буе федераль округы лидерлары рәтендә, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан алда бара”, – диде идарә башлыгы.
Былтыр республикада 508 пар игезәк бала дөньяга беренче тапкыр аваз салган, 4 гаиләдә исә 3 игезәк нарасый туган.
Альбина Шәвәлиева ана капиталы программасын кимендә 2 елга озайту турында кабул ителүен искәртеп, икенче һәм аннан соң туган балалар саны арту тенденциясе саклану әлеге программаның нәтиҗәлелеге турында сөйли, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, былтыр арту дәрәҗәсе 5 процент тәшкил иткән.
Идарә башлыгы китергән мәгълүматларга караганда, ана капиталын тапшыру гамәлгә ашырыла башлаган 2007 ел белән чагыштырганда, икенче булып туган балалар саны 78 процентка арткан, өченчеләрнеке – 106 процентка.
“Шул ук вакытта соңгы 3 елда беренче булып туган балалар санының кимүен теркибез. Бу – узган гасырның 90нчы елларында балалар туу кимүгә бәйле килеп чыккан демографик “упкын”ның объектив нәтиҗәсе. Нәкъ менә шул елларда туган балалар бүген үзләре әти-әни була”, – дип аңлатты идарә башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, республикада һәр 6нчы бала тулы булмаган гаиләдә дөньяга килә. Шуның белән бергә республикада әти-әниләре баш тарткан сабыйлар саны 3,6 тапкырга кимегән.
Халыкның уңай табигый артуы Идел буе федераль округының тагын өч төбәгендә – Башкортстан, Удмурт һәм Чуаш республикаларында күзәтелә, дип өстәде Альбина Шәвәлиева.
По материалам ИА «Татар-Информ»