Тикшерү идарәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе –террористик һәм экстремистик җинаятьләрне тикшерү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе эше гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау, дәүләтне һәм җәмгыятьне үстерү, дәүләт нигезләренә янаучы аеруча куркыныч җинаятьләргә каршы көрәш эшенә зур өлеш кертте», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Ул билгеләп үткәнчә, үткән елда Татарстан тикшерүчеләре куелган бурычларын үтәгәннәр. Судларга җинаять эшләре күбрәк җибәрелгән, тикшерелгән җинаятьләр саны арткан, җинаятьләр кылган өчен җинаять җаваплылыгын арттыру чаралары күрелә. «Соңгы елларда Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Россия Федерациясе Тикшерү комитетының рейтингында территориаль идарәләр арасында алдынгы урыннарда бара. Болар бар да сезнең эшнең югары нәтиҗәлелеген раслый», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Бурычлар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2015 елда соңгы берничә ел эчендә беренче мәртәбә республикада җинаятьләр саны арту теркәлгән. Аның сүзләренчә, бу хокук саклау органнарының нәтиҗәле һәм бердәм эшен таләп итә. «Кыен икътисадый ситуация фонында җинаятьләрне арттырмау мөһим. Без бу юнәлештә өстәмә чаралар кабул иттек, аларны системалы рәвештә гамәлгә ашырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Җинаять эшләре буенча уздырылучы эшләр һәм аларга кадәр тикшерүләр сыйфаты өстенлекле булып калырга тиеш, диде Татарстан Президенты, җинаять эшләрен кузгатканда һәм аларны тикшергәндә законлылыкка зур игътибар бирергә кирәк дип саный Рөстәм Миңнеханов.
«Эшнең интетенсивлыгын арттыру аның сыйфатына зыян китермәскә тиеш. Узган ел Прокуратура өстәмә тикшереп бетерү өчен 28 эшне кире кайтарган», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, социаль якланмаган гражданнарга һәм беренче чиратта балаларга каршы кылынган җинаятьләр киң иҗтимагый резонанс китереп чыгара. Мондый эшләр республика тикшерүчеләренең аерым игътибарында була. Ачык мисалы – Түбән Камада балаларга каршы көчләү гамәлләре рәвешендәге резонанс җинаятьләрне ачу. «Мондый гамәлләрне кисәтергә кирәк. Шул вакытта Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка башкарма хакимият органнары белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Тикшерү идарәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе –террористик һәм экстремистик җинаятьләрне тикшерү, - дип дәвам итте Татарстан Президенты. - Экстремистик җинаятьләр кылган затларны гына түгел, шундый гамәлләргә этәрүчеләрне дә җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк».
Республикада законсыз уен бизнесына каршы даими чаралар күрелә, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан былтыр башкарылган эш уңай нәтиҗәләрен бирде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов икътисадый, салым һәм коррупциячел җинаятьләргә каршы көрәш эшенең дә әһәмиятле булуын билгеләде. Республикада коррупциягә каршы комплекслы стратегия гамәлгә ашырыла, дип белдерде ул.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2015 елда Тикшерү идарәсе салым инспекциясе белән бергәләп салым өлкәсендәге җинаятьләргә каршы көрәш буенча югары һөнәри осталык күрсәтте.
Дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов барлык хокук бозулар һәм җитештсезлекләр турында тикшерү органнарының мәгълүматларын һәм белешмәләрен җентекләп карарга кушты.
«Хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсе – җинаятьчелеккә каршы көрәш эшенең уңышлы һәм нәтиҗәле нигезе. Республика киләчәктә дә сезнең идарәгә ярдәм күрсәтәчәк», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
Коллегия азагында ул ведомствоның аерым казанышларга ирешкән хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды, кайбер тикшерүчеләргә Татарстан Республикасының атказанган исемнәре бирелде.
http://tatarstan.ru/tat материаллары буенча