2015 елда мәҗбүри социаль иминият взнослары хисабына РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге бюджетына 12 млрд сумга якын акча алынган. Алдагы ел белән чагыштырган вакытта 129 млн сумга артыграк җыелган. Бүген учреждение координация советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, Фондның төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин әнә шундый саннарны мисал итеп китерде.
Бүлекнең 2015 елдагы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим катнашты.
Р.Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Фондның төбәк бүлегендә иминиятчеләр сыйфатында 1,6 млн хезмәткәр белән 144 меңнән артык предприятие һәм оешма теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда иминиятчеләр саны 9 меңгә күбәйгән.
2015 елда төбәк бүлегенең чыгым күләме 14,8 млрд сум тәкшил иткән, аларның якынча 14,2 млрд сумы - мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча чыгымнар, 609 млн сумы - "Бала табу сертификатлары" программасын финанслау һәм федераль бюджет акчалары хисабына пособиеләр. Алдагы ел белән чагыштырганда чыгымнар 1,5 млрд сумга арткан.
Төбәк бүлегенә чыгым маддәләрен финанслау өчен үз акчалары гына җитмәгән. Дифицитны каплау өчен Фодның үзәк резервыннан 3,4 млрд сумга якын дотация алынган.
Фондның төбәк бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләп, Илдар Халиков: "Икътисади шартлар авыр булуга, бюджет үтәлешендәге киеренкелеккә карамастан, төбәк бүлеге барлык бурычларны да тулысынча үти. Бер ел элек шушындый ук йомгаклау утырышында куелган бурычларны сез уңышлы үтәгәнсез", - дип белдерде.
Проблемалар турында сөйләләгәндә, ТР Хөкүмәте башлыгы, беренче чиратта, төбәк бүлеге бюджетының дефицитын атады, ул 2014 ел белән чагыштырган вакытта 2,3 тапкыр арткан. Тагын бер проблема - иминият взносларын буенча недоимкалар арту.
Агымдагы елга бурычлар турында сөйләгәндә, Илдар Халиков: "2016 ел катлаулы булачак. Барлык дәүләт структуралары, шул исәптән Социаль иминият фондының Татарстан халкы каршындагы законда каралган бурычларын үтәмәс өчен бернинди сәбәп тә булырга тиеш түгел. Без бу бурычны үти алырбыз дип ышаным", - дип белдерде.
http://tatarstan.ru/tat материаллары буенча