Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Мәрхәмәт — Мелосердие” хатын-кыз депутаталар, республиканың шәһәр һәм районнарындагы хатын-кыз депутатлар берләшмәләре әгъзалары белән очрашты. Чарага барлыгы 75 ләп кеше чакырулы иде.
ТР парламенты җитәкчесе урынбасары, “Мәрхәт — Мелосердие” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова рәислегендә узган очрашуда ТР закон чыгару органы җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, парламент Секретаре Лилия Маврина, “Единство женщин” төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты, “Две столицы” сәяси клубы президенты Валентина Кустова һ.б. рәсми затлар катнашты.
Татьяна Ларионова әлеге берләшмәнең алга таба да гаилә кыйммәтләре, ятимлек, балалы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерү, гаиләнең абруен арттыру өстендә алга таба да эшләячәкләрен ышандырып куйды. Шулай ук икътисади, сәяси, иҗтимагый өлкәдә, рухи һәм дини яңарышта, дәүләт сәясәте формалашуга хатын-кызның роле мәсьәләләре буенча да эшчәнлек тукталмаячагына вәгъдәләде. Күп балалы һәм ялгыз аналарга ярдәм итү, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче, эшсез калган хатын-кызларга ярдәм итү дә дәвам иттереләчәк, диде.
Валентина Кустова: “Сездән күп нәрсәгә өйрәнергә була. Без, хатын-кызлар, башкарылган эшләребез, потенциалларыбыз белән бүлешергә бер-беребезгә бик кирәк. Берләшмәнең исеме — “Мәрхәмәт” тә нәкъ безгә туры килә. Хәзер мәрхәмәт кешеләргә бик тә җитми”, - диде һәм Татьяна Ларионованың “Единство женщин” иҗтимагый оешмасы президенты итеп сайлануын хәбәр итте.
Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында мондый форматта очрашуның беренче тапкыр уздырылуын һәм “Мәрхәмәт”нең 2009 елда оешуын билгеләп үтте. Ул шулай ук республикада 3 млн кеше яшәсә, шуларның 2 млн хатын-кызлар булуын да искәртте.
“Хатын-кыз сүзенә парламентта колак салалар. Җирле Советларда да моңа игътибар бирерләр дип уйлыйм”, - диде Ф. Мөхәммәтшин Чүпрәле, Саба, Чирмешән муниципаль районнары советларында депутат буларак хатын-кызлар саны аз булуга ишарә ясап.
ТР Парламент Рәисе 2016 елның җиңел булмавын, җиң сызганып эшләргә кирәк булачагын ассызыклады.
“Татарстанның потенциалы шундый: төбәктә җитештерелгән продукциянең 60 процентын без хәзер Россия базарыннан читтә сатабыз. Базар икътисады шартларына күптән эшләргә өйрәндек. Без Россиянең алдынгы субъектларыннан саналабыз һәм күп өлкәдә алга барабыз”,- диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе гаилә, аерылышу, гаилә кыйммәтләре югалу мәсьәләләрен дә күтәрде.
«Татар-информ» МА язмасы буенча