ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы: Татарстанда 2015 елда санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булды. Инфекцияле авырулар саны республикада 2014 елдан азрак булды. 760 меңнән артык инфекцияле һәм паразитар авырулар очраклары теркәлде. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең коллегиясе утырышында аның җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
М. Патяшина сүзләренчә, узган елда 24 нозологик форма буенча авырулар саны артты, шул исәптән коклюш (205 мәртәбә), эпидемик паратит (2,3 мәртәбә), талпан баррелиозы (2 мәртәбә), педикулез (23,2 процентка), ВИЧ-инфекцияләр буенча.
"Безне педикулез буенча очраклар артуы шөбһәгә сала, аларның 65 проценты балалар арасында", - диде М.Патяшина. Җәйге балаларны савыктыру лагерьларына килгән баланың утызында педикулез ачыкланды.
М.Патяшина сүзләренчә, 30 инфекцион авыру буенча күрсәткечләр кимеде. Дизентерия буенча - 42,8 процентка, сальмонеллоз буенча - 19,7 процентка, кискен вируслы геппатит буенча - 18,5 процентка, бөер синдромы булган геморрагик бизгәк буенча - 14,2 процентка кимеде.
2015 елда дифтерия, столбняк (катып калу авыруы), полиомиелит, кызыл, корсак тифы, паратиф, псевдотуберкулез, септоспироз, ваба авыруы, Көнбатыш Нил бизгәге, себер җәрәхәте, бруцеллез, котыру авыруы очраклары теркәлде.
"Вакцинацияләү буенча актив эш соңгы ике елда 130 меңнән артык идарщ итеп була торган инфекцияле авыру очракларын кисәтеп булды", - диде ул. Кисәтелгән югалтулар вакцинацияләүгә кткщн акчадан 345 млн. сумга артты.
"Татар-Информ" МА