Үрнәк гаиләдә генә үрнәк балалар үсә

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Нык гаилә төзү, тәүфыйклы, игелекле балалар үстерү – һәр кешенең хыялы. Әмма гаилә учакларының күпчелеге кабынып өлгермәс борын сүнә. Балалар арасында булып торган коточкыч хәлләр исә – суицид очраклары, җан өшеткеч ерткычлык күренешләре, наркомания һ.б. бала тәрбияләү мәсьәләләрен аеруча актуальләштерә.


Балалар хокукларын һәм ихтыяҗларын яклау өлкәсендә узган елда беренче тапкыр баланың гаиләгә һәм гаилә мөнәсәбәтләренә хокукларын тормышка ашыру мәсьәләләре өстенлек алган. Моңа кадәр исә күп еллар баланың торакка хокукларын даулау беренче урынга чыккан. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сүзләренчә,  гражданнар– әти-әниләр, әби-бабайлар, балаларның үзләреннән булган мөрәҗәгатьләр анализы үткәрелгәннән соң ачыкланган бу факт гаҗәпкә калдырган һәм борчу уяткан.

- Күп очракта бит үз гаиләсендә яшәү хокукы бозылган ятим балалар турында сүз бармый. Мөрәҗәгатьләрнең саллы өлеше гаилә эчендә барлыкка килгән конфликтлар белән бәйле. Бу имин булмаган гаиләләр дә түгел. Әти-әнисенең аерылышуы шартларында төрле аңлашылмаучанлыклар туа. Бу менә чын мәгънәсендә фаҗига. Статистика буенча республикабызда корылган гаиләләрнең яртысыннан артыгы таркала. Бала исә бу очракта иң авыр хәлдә кала. Кешеләр цивилизацияле юл белән аерылыша да алмый бит әле һәм конфликтка балаларны да кертә, - дип сыкранды Гүзәл Удачина “Шәхри Казан” газетасы тарафыннан уздырылган гаилә төзү һәм бала тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә.


 


Бу очракта конфликтны хәл итүнең иң яхшы ысулы, билгеле, бер өстәл артына утырып, уртак фикергә килү. Гаилә таркалса, ир белән хатын аерылышса да, алар бит гомер буенча бала өчен иң якын газиз кеше булып, әти һәм әни булып кала. Әмма еш кына гаилә әгъзалары бу турыда уйламый: баланы уенчык кебек һәркайсы үз ягына тарткалый.

Гаиләләр нигә таркала соң? Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, бүген гаилә кору механизмы эшләнмәгән. Гаилә кору бүген бернинди тәҗрибәсе булмаган яшьләр кулына тапшырыла. Бөтен бәланең дә башы шунда, дип саный ул.
 
- Хәзер гаиләне ике эгоист кора. Эгоизм ул нәрсә? Ул – үз-үзеңне ярату. Чын мәхәббәт исә ул – башканы үзеңнән өстен күрү, үзең турында оныту. Виртуаль мәхәббәт, виртуаль бәхет турында гына хыялланган егет һәм кыз исә бер-беренә уңайлык тудыру хакында түгел, үзенә нинди уңайлык тудырылыр икән дип уйлый.  Бала тәрбияләгәндә дә бу ике эгоист кеше бары тик тагын бер эгоист кына тәрбияли ала. Бала хокукы дибез – аңа кычкырырга ярамый, сугарга ярамый, ә менә аның башкалар алдында бурычы барлыгы исәпкә алынмый. Кешедән ким киенмәсен, кешедән ким ашамасын, дибез. Ә менә кеше булсын дип әйтергә онытабыз. - ди Җәлил хәзрәт.

Психолог Люция Чернявская да, кешеләр бер-берсе белән яшәргә өйрәнергә теләми, дип билгели.Үзеңә ярашлысын эзләп йөрү генә исә берни дә бирмиячәк, бер-береңне аңларга өйрәнсәң генә. Балалар тәрбияләүгә дә бергә алынырга кирәк. Һәр эшне бала белән бергә башкарырга, аның белән шөгыльләнергә, күбрәк аралашырга киңәш итә психилог.

Балага бүген игътибар җитми диючеләр күп. Комачауламасын гына дип балаларны телевизор, компьютер каршына утыртып куябыз бит. Шуның аркасында бернигә кызыксынуы булмаган, яхшы белән яманның аермасын күрмәгән, агрессив балалар үсәдер, бәлки.

Җәлил хәзрәт исә балага игътибар җитми дигән сүзләр белән килешми. Бүген  балага игътибар, киресенчә, кирәгеннән артык, ди ул.


 


- Бүген бит ул гаиләдә берәү генә, яисә икәү. Без үскәндә 6-7 гаилә идек. Шуңа да игътибар бик күп. Гаиләдә бүген  духовность дигән әйбер, җылылык, мәхәббәт җитми, - дип белдерә Татарстанның Баш казые.

Психологлар баланы көненә кимендә ун тапкыр кочарга, үбәргә куша. Әмма 11 бала әнисе Гәүһәр Хөснетдинованың бу турыда уйланырга да вакыты булмаган.

- Бездә шундый кагыйдә иде. Бала берүзе генә калырга тиеш түгел. Мин идән юсам, балалар әтиләре белән бакча казырга чыгып китә. Ике малаебыз безнең авырту балалар. Мин алар да эш белән мәшгуль булсын дип, рис белән карабодайны кушып, ярма араларга бирә идем. Бездә дә төрле хәлләр булды. Әмма безнең ачуланышканны балалар күрмәде. Без йә запискалар языша идек, йә читкәрәк китеп аңлашу таптык,  - дип сөйли Гәүһәр ханым.

Үзеңнең мисалында тәрбияләүнең нәтиҗәсе иң яхшысы, дип саный Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина да. Юкка гына бит әби-бабаларыбыз, оясында ни күрсә, очканында шул булыр, димәгән...

 

Из материалов Интертат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International