Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы судьяларының XI конференциясендә катнашты

2016 елның 20 феврале, шимбә

Судьялар эшендә һәркемнең мәнфәгатьләре төп өстенлек булырга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы судьяларының XI конференциясендә хәбәр итте. Чара «Корстон» КСККда узды. 
Хисап нотыгы белән Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев чыгыш ясады. Үткән ел республика судларына мөрәҗәгатьләр саны арткан. Барлыгы 815 мең эш һәм төрле материал каралган, 2014 елга караганда 5%ка артык. Җәмәгать судьялары өлешенә 480 мең эш туры килгән  (гомуми эшләрнең 58%ы), район һәм шәһәр судларына – 292 мең эш. Татарстан Республикасы Югары суды 44 мең эш караган, үсеш – 12%. Җинаять эшләре һәм материаллары буенча – 16%, граждан эшләре буенча – 3%. 
«Җәмәгать судьяларына йөкләнеш 3%ка арткан һәм бер айга бер участокка 242 эш һәм материал туры килә. Район судларында бу күрсәткеч бер судьяга – 76 эш. Татарстан Республикасы Югары суды судьялары уртача аена 29 эш караган, үсеш 12%», – дип хәбәр итте Илгиз Гыйләҗев.
Татарстан Президенты чыгышында билгеләп үткәнчә, дәүләт органнары эшчәнлегенең төп өстенлекләреннән берсе – экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш. Үткән ел хокук тәртибе һәм гадел хөкем органнарының уртак көче белән берничә резонанс эш ачылган, диде ул, дистәләгән затлар экстремистик юнәлештәге җинаятьләр өчен  җаваплылыкка тартылды. 29 оешкан җинаятьчел төркемнәр лидерларына һәм актив катнашучыларына хөкем карары чыгарылды, иректән мәхрүм итүнең гомуми срогы – 370 ел.
«Миграцион процессларны контрольдә тоту – мөһим мәсьәлә. Без чикләрне ябып куя алмыйбыз, әмма чит илләр гражданнарының һәм гражданлыксыз затларның килүләре тәртипкә салынырга һәм законнар нигезендә алып барылырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. 
Законнардагы былтыргы үзгәрешләр законсыз уен эшчәнлегенә каршы тору өчен нәтиҗәле чараларны арттырырга мөмкинлек бирде, диде Татарстан Президенты. Судларга дистәләгән җинаять эше җибәрелгән, 50дән артык зат җаваплылыкка тартылган.   
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Су саклау зоналары елында әйләнә-тирә мохитне саклау законнары таләпләрен үтәү мөһим шарт булырга тиеш.
Республикада җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре эше өчен әйбәт шартлар тудырылды, диде Татарстан Президенты. Үткән ел 12 суд участогы заман таләпләренә туры килгән биналарга урнаштырылды. Җәен Балтач районында гадел хөкем йорты ачылды. «Моннан тыш, барлык җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре компьютер техникасы белән тәэмин ителде. Барлык күрелгән чаралар җәмәгать судьяларының уңышлы һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итәр дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов. 
2015 елда Татарстанда судларның һәм судьялар бергәлегенең эчке эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган шул рәвештәге беренче чаралар узды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанны шушы чараларны уздыру урыны итеп сайлап алу – республика суд органнарының югары абруен раслый. 
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кадрлар сәясәте мәсьәләләренең актуальлеген билгеләп үтте. «Судьялар һәм граждан хезмәткәрләре квалификациясен, югары уку йортлары тәҗрибәсен кулланып, даими рәвештә арттырып торуны тәэмин итәргә кирәк. Хезмәткәрләрне коррупциягә каршы тәрбияләүне дә, мәнфәгатьләр каршылыгы мәсьәләләрен дә онытмаска кирәк», - диде ул. 
Азакта Татарстан Президенты Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар темасына кагылды һәм, сайлау процессының демократик принципларын үтәп, сайлауларны югары дәрәҗәдә оештырырга кирәклеген искәртте.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе  һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.  

http://tatarstan.ru/


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International