Зеленодольскиның Горький исемендәге мәдәният йортында уналтынчы тапкыр уздырыла торган «Йолдызлык» фестиваленең зона этабына йомгак ясалды.
Йомгаклау-сайлап алу этабында меңнән артык бала катнашты һәм алар жюрига 234 иҗади номер тәкъдим итте. 5 тән алып 21 яшькәчә балалар һәм егет-кызлар өч номинациядә үз талантын күрсәтте: вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография һәм конферанс. Нәтиҗәдә суперфиналга 49 номер узды, аларда 303 кеше катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы материалларыннан