“Бала хокук даирәсендә” дигән видеороликлар бәйгесе уздырыла

2016 елның 8 октябре, шимбә

Конкурста 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле кешеләр катнаша ала. Бу мәктәп укучыларының да, яшьләрнең дә катнашу мөмкинлеге булсын өчен эшләнелде. Шушы бәйге аша  мораль, әхлакый, гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалана. Анда индивидуаль рәвештә, төркем белән, тулы бер иҗади коллектив белән дә катнашырга мөмкин.

Конкурс өч этаптан тора.


I этап – 2016 елның 10 сентябреннән 31 октябрьгә кадәр уза. Бу вакытта катнашучы гариза тутырып, аны видеоролик белән бергә оештыручыларга җибәрә. Конкурс материалларын 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61 йорт (2 кат) адресы яки электрон почта аша rebenok-v-mire-prav@yandex.ru адресына да юлларга мөмкин. Видеороликны CD яки DVD-диск, флэшка белән җибәреп була.


II этап – сайлап алу этабы – 1 -10 ноябрьдә конкурс эшләре жюри вәкилләре тарафыннан җентекләп тикшерелә, алгы этапка узу-узмавы ачыклана.


III этап –  йомгаклау этабы – 11-17 ноябрь аралыгында жюри эшләргә бәя бирә.
 

Конкурска җибәрелә торган видеоролик теләсә нинди жанрда – интервью, репортаж, видеоклип, мультфильм һәм башка төрле форматта була ала. Ике минуттан артмаган иҗади эш Берләшкән милләтләр оешмасында күрсәтелгән бала хокукларының берсен яки берничәсен чагылдырырга тиеш. Рекламага нигезләнгән видеороликлар кабул ителми.
 “Бала хокук даирәсендә” бәйгенең нигезләмәсе белән «Наши проекты/Конкурсы» булегендә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International