Парламент тыңлауларында бюджет проекты тикшерелде

2016 елның 21 октябре, җомга

елдагы план чорына бюджет турында” закон проекты тикшерелде. Чарада Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков депутатлар соравына җавап биреп, бюджет проектында дәүләт программаларын финанслауны кыскарту күздә тотылмый, диде. 

“Бездә барлыгы 30 программа гамәлдә, аларның һәркайсы бюджет проектына кертелгән, акча тоту нәтиҗәлелеген күтәрү өчен хәзер ревизия үткәрелә. Ләкин финанс күләмен киметү планлаштырылмаган”, - дип аңлатты Премьер. 

Халиков бу мәсьәләдә, бөтен программалар тагын да катгыйрак бәяләнәчәк, дип билгеләп үтте. Республика җитәкчелеге акчаларны сарыф итү түгел, ә чынлыкта социаль нәтиҗәлелек көтә. 

Татарстанның дәүләт программаларына, мисалга, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм, ТРда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, татар халкының милли үзенчәлеген саклау кебек программалар керә. 

Киләсе елга республиканың мәгариф өлкәсенә, 2017 ел бюджет планында каралганча, 50 млрд 141 млн сум бүленәчәк.  Бу хакта республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Әлеге акчалар Татарстанда дистәдән артык дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өчен тотылачак. Мисал өчен, "Алгарыш" программасы өчен бюджеттан 100 млн сум акча бүлеп бирү ниятләнә. 

Агымдагы елда мәгариф өлкәсенә 45,6 млрд сум акча бүленгән булган. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International