Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында катнашты

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында  катнашты.
Президиум көн тәртибенә 34 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның унбере - республика законнары проектлары, унҗидесе - федераль законнар һәм РФ субъектлары законнар чыгару җыеннарының законнар инициативалары проектлары.

Көн тәртибен тикшерү барышында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин өстәмә тәкъдимнәр белән чыкты. Нәтиҗәдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы көн тәртибе 38 мәсьәлә кертеп расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International