15 гыйнварда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды "2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында".
2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары турындагы нотык белән министр Л.Ю. Глухова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, министрлык җирле үзидарә органнарына эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү буенча алар белән хезмәттәшлек итә, җирле үзидарә турындагы законнарны камилләштерү эшен алып бара. Лариса Глухова министрлыкның муниципалитетларны суд утырышларында якларга әзер булуын хәбәр итте һәм җирле үзидарә органнарын министрлыкка мөрәҗәгать итәргә өндәде.
2014 елга бурычлар турында сөйләгәндә, Лариса Глухова хәбәр иткәнчә, ТР Юстиция министрлыгының төп бурычы – законнар чыгару эшчәнлегенең сыйфатын арттыру.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегиягә нәтиҗә ясап, Юстиция министрлыгының эшчәнлегенә тиешенчә бәя бирелмәгәнен билгеләп үтте. "Безнең күп проблемаларыбыз закон һәм норматив актларның уйланып җитекерелмәгәнлеге һәм соңга калып чыгуы аркасында була. Норматив эшчәнлек профессионаллыкка, экспертларны чакырып башкаруга нигезләнергә тиеш, - дип саны Р.Миңнеханов. – Республикада закон чыгару эше төзелгән, әмма аны системалаштырырга, нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов Юстиция министрлыгының гражданнарның юридик яктан белемен арттыру һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге эшчәнлегененең әһәмиятен ассызыклады.
"Хокукый тәрбия, гражданнарның үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен белүләре әлегә түбән дәрәҗәдә. Шуңа күрә белем арттыруга башка структураларны да җәлеп итәргә, бигрәк тә квалификацияле юристларны табуы авыр булган авыл җирендә, эффектив система булдырырга кирәк", - дип ышанып әйтте республика Президенты.
Ул билгеләнгән көннәрдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен юристларның гражданнарны читтәп торып кабул итүне оештырырга кирәклеген тәкъдим итте.
Аның эшендә Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты.
http://tatarstan.ru/eng/index.htm/news/259166.htm