Бүген РФ Пенсия фонды Татарстан бүлегенең киңәйтелгән коллегиясе узды.

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген РФ Пенсия фонды Татарстан бүлегенең киңәйтелгән коллегиясе узды.

2013 нче елгы эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен утырышта катнашучыларга бүлек идарәчесе Марсель Имамов җиткерде. “Ә агымдагы 2014 нче ел үзгәрешләренә килгәндә, 1 нче февральдән хезмәт пенсияләренең 6 процентка тигез үсеше көтелә. 1 нче апрельдән хезмәт пенсияләре янә 2 процентка артачак, социаль пенсияләр – 17,6, айлык акчалата түләүләр 5,5 процентка үсәчәк. Августта эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләре традицион төстә кабаттан исәпләнәчәк”, - дип белдерде Марсель Имамов.
Россия Пенсия фондының Татарстандагы органнары тарафыннан былтыр 1,6 миллион дәүләт хезмәте күрсәтелгән. Аларның 32 проценты – электрон рәвештә. Илдар Халиков пенсия мәсьәләләре өлкәсендә электрон хезмәтләр системасы үсешенең бүлекнең уңай эшчәнлеге критерийларының берсе булуын ассызыклады.

Җитди мәсьәләләрнең берсе – бурычлылар белән эшчәнлек алып бару. “Бу эш күп кенә эре предприятиеләргә кагыла. Аны быел тагын да активрак төстә дәвам итәргә кирәк. Бурычны каплау мәсьәләсен катгыйрак куярга кирәк. Принципиальлек максималь булырга тиеш”, - дип басым ясады Илдар Халиков

 Ул 31 нче декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, әҗәтле 21 учреждение исәпләнүен искәртеп узды. “Вакытында түләмәүчеләргә кырысрак булыгыз. Минем бүген шелтә ясавыма да сылтагыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков Марсель Имамовка.
Коллегия азагында Премьер-министр ведомство алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина РФ Пенсия фонды Татарстан бүлегенең киңәйтелгән коллегиясендә катнашты.

 
http://tatarstan.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International