ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

15 гыйнварда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды "2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында".

2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары турындагы нотык белән министр Л.Ю. Глухова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, министрлык җирле үзидарә органнарына эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү буенча алар белән хезмәттәшлек итә, җирле үзидарә турындагы законнарны камилләштерү эшен алып бара. Лариса Глухова министрлыкның муниципалитетларны суд утырышларында якларга әзер булуын хәбәр итте һәм җирле үзидарә органнарын министрлыкка мөрәҗәгать итәргә өндәде.

15 гыйнварда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды "2013 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында". Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында узды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академисе холлында югары технологияле медицина җиһазларын җитештерче компанияләр продукциясенең күргәзмәсе урнашты.

Төп доклад белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хисап тотты.


13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

2013 елның 29 декабрендә китай шәһәре Наньцзинда мәктәп укучылары арасында математика фәне буенча олимпиада үтә.

Россияның мәктәп укучылары әлеге олимпиадада елдан-ел катнашып киләләр.Россия укучылары Китайда 5 алтын һәм бер көмеш медаль яулап алып кайталар.Татартсан укучылары да Китайда үткәрелгән олимпиадада катнашып зур уңышка ирешәләр.

Казан шәһәренең 122 нче гимназия укучылары Алексей Волостнов һәм Никита Чернега алтын медальга лаек булалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International