ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Мамадыш эшлекле сөйләшүләр үзәгенә әверелде. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика һәм районнар комиссияләре рәисләре, секретарьлары ике көнлек семинар–киңәшмәдә катнашты. Әлеге чарада районыбызның балалар арасында хокук бозуларга каршы көрәш, тәрбия өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.


26
март, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, узган елда икътисад үсеше һәм республиканың инвестицион кызыклыгын арттыру өлкәсендә күп эш эшләнде, шул исәптән коррупцияне профилактикалау.

Башкарылучы эшләр арасында: электрон документ әйләнеше һәм дәүләт социаль хезмәт күрсәтүнең электрон рәвешен үстерүдән башлап, электрон дәүләт идарәсе системасын (“Ачык Татарстан” мәгълүмат ресурсы) булдыруны тәмамлауга хәтле.

Узган ел башында Казанда антикоррупцион эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында масштаблы фәнни-практик конференция узды. Анда Россиянең 33 регионнан һәм чит илләрдән белгечләр һәм галимнәр катнашты.

Гомумән узган ел эчендә, җәмгыятне дәүләт алып баручы коррупциягә каршы көрәш эшенә җәлеп итү өчен, 200дән артык чара уздырылды.

Узган елның сентябрь аеннан ТР Иҗтимагый палатасы каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли башлады. 2013 елда кабул итү бүлмәсенә 90 граждан мөрәҗәгать итте.


25
март, 2014 ел
сишәмбе

Балахокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинапарламентта үткәрелгән мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турында сөйләшүдә катнашты.


Түгәрәк өстәл янында рәислек вазыйфаларын башкаручы КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев үзенең кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан гаять зур ярдәм күрсәтелүгә карамастан, илдә демографик вәзгыять катлаулы кала бирә. Парламентарий фикеренчә, бу хәлгә балалар бакчаларына түләүнең даими арттырылып торуы зур йогынты ясый. Балалаы гаиләләр кичерә торган проблемаларны анализлау күрсәткәнчә, түләү арту җәмгыятьтә тискәре реакция тууга нигез булып тора. Мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратның кимемүе дә борчылу тудыра.



24
март, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 24 мартында ерак торак пунктларда яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы видеоконференцэлемтә режимында кабул итү оештырды.
Кабул итүне Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л.Удачина алып бардылар.
Барлыгы республиканың 15 муниципаль районыннан 28 граждан кабул ителде, алар гражданнарның хокукларын яклауга, балигъ булмаганнар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, опека һәм попечительлек, балигъ булмаганнарны һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, җир кишәрлекләре бирү, социаль пособиеләр, фельдшерлык- акушерлык пунктларында дарулар сату, балалар өчен туклану билгеләү мәсьәләләре кузгатылды.
Бу чарада авыл кешеләренең актив катнашуларын исәпкә алып, видео аша кабул итү азагында министр республика кешеләренә министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә турыдан-туры видеоконференцэлемтә режимында мөрәҗәгать итәрлек районнардагы техник мөмкинлекләрдән, шулай ук интернет-кабул итүләрдән киңрәк файдаланырга киңәш итте.
Киләчәктә мондый уртак кабул итүләрне квартал саен уздыру планлаштырыла.

17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Билетлар сатудан җыелган акча тулысынча Казанда балалар хосписы оештыруга тотылачак.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ТР Дәүләт симфония оркестрының хәйрия концерты булып узды. Маэстро Александр Сладковский чакыруы буенча Казан Мэры Илсур Метшин Галисәгар Камал исемендәге театры артисты Нәфисә Хәйруллина белән “Щелкунчик” симфония әкиятен укыды.

Концерт онкология белән авырган балалар көне уңаеннан үткәрелде. Билетлар сатудан җыелган акча тулысынча Казанда балалар хосписы оештыруга тотылачак.

Александр Сладковский идарәсендәге Татарстан республикасы Дәүләт симфония оркестры музыкантлары башкаруында Петр Чайковский музыкасына язылган “Щелкунчик” симфония оркестры яңгырады. Әсәр Э.Т.Гофман әсәре мотивлары һәм Мариус Петип либреттосы буенча әзерләнгән.

“Бүген сәхнәдә искиткеч музыкантлар белән битараф булмаган кешеләр проектында катнашу – минем өчен зур җаваплылык”, - диде Илсур Метшин.

Билгеле булганча, хәйрия чараларында танылган кешеләр катнашуы – дөнья күләмендә таралган тәҗрибә, танылган кешеләр мондый проектларга акчалата гына түгел, эш-гамәлләре белән дә ярдәм итә.  


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

1-нче сентябрьгә 28 яңа балалар бакчасын тапшырырга кирәк – шәһәр төзелеш штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.

Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, быел төбәкара мәктәпкәчә белем бирү системаларын үстерү программасы кысаларында Казанда балалар бакчаларында барлыгы 4380 урын барлыкка киләчәк. Яңа балалар бакчалары төзелешеннән кала, бер балалар бакчасын капиталь ремонтлау һәм гамәлдәге 15 мәктәпкәчә учреждениедә өстәмә төркемнәр ачуны оештыру планлаштырылган.


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

2013 елда Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшенең төп нәтиҗәсе Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уңышлы уздыру булды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыкның йомгаклау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова катнашты.


31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Премьер-министр, 2013 елга нәтиҗә ясап, педагогларның Арчада узган традицион август киңәшмәсеннән уңай тәэсирләр алуын, аның стратегик яктан шактый саллы булуын билгеләп үтте. Илдар Халиков, шулай да, бүген бераз гына кәефе төшүен дә яшермәде. Коллегия утырышы алдыннан танышып чыккан стендларда ул мәктәпләрнең рейтингы Бердәм дәүләт имтиханы һәм Олимпиадалар күрсәткечләре нигезендә төзелүенә игътибар иткән. “Болар белем бирү учреждениеләре, иң беренче чиратта, мәктәпләр эшчәнлеген бәяләү өчен булган бердәнбер критерий дип уйламыйм. Август конференциясе вакытында Энгель Нәвәп улы чыгышында да, Рөстәм Нургали улы чыгышында да бу хакта бик күп сөйләнде. Мин ул чакта ясалган белдерүләр, чыгышлар, Президентның йөкләмәләре педагоглар һәм уку йортлары белән бәйле рейтингларга да, бәяләүләргә дә, кызыксындыру системаларына да керсен иде дигән теләктә калам”, - диде И.Халиков.



30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга күрсәтелә торган психологик-педагогик ярдәм сыйфатын күтәрү максатында Татарстан Республикасының гомуми белем системасында 2014 елның 28 гыйнварында “Чистай балалар йорты” ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә “Психологик имгәнү кичергән балаларга психологик-педагогик ярдәм: тәрбияләү алымнар, тәҗрибә” дигән республика семинары булды.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге чараны оештыручы булды.
Семинарда Татарстан Республикасының ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен белем бирү учреждениеләре укытучылары, тәрбиягә бала алган ата-аналар, Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы муниципаль районнар башкарма комитетларының опека бүлекләре белгечләре, опека, попечительлек һәм уллыкка (кызлыкка) алу республика үзәге, Татарстан Республикасында Мәгарифне үстерү институты, “Фатыйма” хатын-кызлар өчен кризис үзәге белгечләре катнашты. Семинар нәтиҗәлерәк булсын өчен эш секцияләрдә адып барылды.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген РФ Пенсия фонды Татарстан бүлегенең киңәйтелгән коллегиясе узды.

2013 нче елгы эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен утырышта катнашучыларга бүлек идарәчесе Марсель Имамов җиткерде. “Ә агымдагы 2014 нче ел үзгәрешләренә килгәндә, 1 нче февральдән хезмәт пенсияләренең 6 процентка тигез үсеше көтелә. 1 нче апрельдән хезмәт пенсияләре янә 2 процентка артачак, социаль пенсияләр – 17,6, айлык акчалата түләүләр 5,5 процентка үсәчәк. Августта эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләре традицион төстә кабаттан исәпләнәчәк”, - дип белдерде Марсель Имамов.
Россия Пенсия фондының Татарстандагы органнары тарафыннан былтыр 1,6 миллион дәүләт хезмәте күрсәтелгән. Аларның 32 проценты – электрон рәвештә. Илдар Халиков пенсия мәсьәләләре өлкәсендә электрон хезмәтләр системасы үсешенең бүлекнең уңай эшчәнлеге критерийларының берсе булуын ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International