Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 5 гражданинны
кабул итте. Вәкаләтле вәкилгә балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, белем алу хокукларын тәэмин итү буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.
Киләсе уку елының сентябрь аенда Казан мәктәпләрендә 13,5 мең бала 1 нче класска укырга барачак. Яңа уку елына кадәр 7 ай булуга карамастан, әти-әниләргә баласы өчен кайсы мәктәпне сайлау турында уйланыр чак килеп җитте, чөнки 1 февральдән мәктәпләр 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар ала башлый.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2014 елдагы эшчәнлеге турында министр Эльмира Зарипова доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, ТРда уртача айлык хезмәт хакы 2014 елның 11 аенда 10,1%ка арткан һәм 27 597,2 сум тәшкил иткән. Хезмәт хакы 2,7%ка арткан. Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакының күләме буенча алдынгы урында.
2015 елның 1 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 15,2 мең кеше теркәлгән. Шуның белән бергә, Татарстанның хезмәт базарында бүгенгә 33 мең вакансия бар, яисә уртача бер эшсезгә икешәр вакансия, дип билгеләде министр.
Хәзерге вакытта Татарстанда эшләнә торган гамәлләр күбесенчә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәте белән тәэмин ителә. Бүген бу хакта ТР Прокуратурасының 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2015 елда законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
2015 елда гражданнар һәм җәмгыять куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан эчке эшләр органнарының алдынгы бурычы булып калачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Министрлыкның 2014 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төп доклад белән Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин чыгыш ясады. «ТР буенча ЭЭМ төп бурыч үтәлүен тәэмин итте – вәзгыять тотрыклылыгын һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү», - дип белдерде министр.
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бүген гражданнарны кабул итте.
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 4 кеше мөрәҗәгать итте.Әлеге гражданнарнын сорулары баланын торак хокуклары һәм законлы мәнфэгатьләрен тәэмин итүдә. Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына жавап бирелде.