Быел бу акция рекордлы булды! Алдан-ала белешмәләр буенча, республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында агач утыртуда 700 меңнән артык кеше катнашкан, 400 гектардан артык мәйданда 3.5 миллионнан артык нарат, чыршы, каен үсентесе утыртылган. Барлык утырту материалы “Урман” идарәсе питомникларында һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән.
Мамадыш эшлекле сөйләшүләр үзәгенә әверелде. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика һәм районнар комиссияләре рәисләре, секретарьлары ике көнлек семинар–киңәшмәдә катнашты. Әлеге чарада районыбызның балалар арасында хокук бозуларга каршы көрәш, тәрбия өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, узган елда икътисад үсеше һәм республиканың инвестицион кызыклыгын арттыру өлкәсендә күп эш эшләнде, шул исәптән коррупцияне профилактикалау.
Башкарылучы эшләр арасында: электрон документ әйләнеше һәм дәүләт социаль хезмәт күрсәтүнең электрон рәвешен үстерүдән башлап, электрон дәүләт идарәсе системасын (“Ачык Татарстан” мәгълүмат ресурсы) булдыруны тәмамлауга хәтле.
Узган ел башында Казанда антикоррупцион эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында масштаблы фәнни-практик конференция узды. Анда Россиянең 33 регионнан һәм чит илләрдән белгечләр һәм галимнәр катнашты.
Гомумән узган ел эчендә, җәмгыятне дәүләт алып баручы коррупциягә каршы көрәш эшенә җәлеп итү өчен, 200дән артык чара уздырылды.
Узган елның сентябрь аеннан ТР Иҗтимагый палатасы каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли башлады. 2013 елда кабул итү бүлмәсенә 90 граждан мөрәҗәгать итте.
Балахокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинапарламентта үткәрелгән мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турында сөйләшүдә катнашты.
Билетлар сатудан җыелган акча тулысынча Казанда балалар хосписы оештыруга тотылачак.
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ТР Дәүләт симфония оркестрының хәйрия концерты булып узды. Маэстро Александр Сладковский чакыруы буенча Казан Мэры Илсур Метшин Галисәгар Камал исемендәге театры артисты Нәфисә Хәйруллина белән “Щелкунчик” симфония әкиятен укыды.
Концерт онкология белән авырган балалар көне уңаеннан үткәрелде. Билетлар сатудан җыелган акча тулысынча Казанда балалар хосписы оештыруга тотылачак.
Александр Сладковский идарәсендәге Татарстан республикасы Дәүләт симфония оркестры музыкантлары башкаруында Петр Чайковский музыкасына язылган “Щелкунчик” симфония оркестры яңгырады. Әсәр Э.Т.Гофман әсәре мотивлары һәм Мариус Петип либреттосы буенча әзерләнгән.
“Бүген сәхнәдә искиткеч музыкантлар белән битараф булмаган кешеләр проектында катнашу – минем өчен зур җаваплылык”, - диде Илсур Метшин.
Билгеле булганча, хәйрия чараларында танылган кешеләр катнашуы – дөнья күләмендә таралган тәҗрибә, танылган кешеләр мондый проектларга акчалата гына түгел, эш-гамәлләре белән дә ярдәм итә.
1-нче сентябрьгә 28 яңа балалар бакчасын тапшырырга кирәк – шәһәр төзелеш штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, быел төбәкара мәктәпкәчә белем бирү системаларын үстерү программасы кысаларында Казанда балалар бакчаларында барлыгы 4380 урын барлыкка киләчәк. Яңа балалар бакчалары төзелешеннән кала, бер балалар бакчасын капиталь ремонтлау һәм гамәлдәге 15 мәктәпкәчә учреждениедә өстәмә төркемнәр ачуны оештыру планлаштырылган.
2013 елда Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшенең төп нәтиҗәсе Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уңышлы уздыру булды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыкның йомгаклау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова катнашты.