Конкурста 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле кешеләр катнаша ала. Бу мәктәп укучыларының да, яшьләрнең дә катнашу мөмкинлеге булсын өчен эшләнелде. Шушы бәйге аша мораль, әхлакый, гомумкешелек кыйммәтләре пропагандалана. Анда индивидуаль рәвештә, төркем белән, тулы бер иҗади коллектив белән дә катнашырга мөмкин.
Конференциянең төп максаты –күченеп килүчеләрнең чит илләр, Россия һәм республика дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалары арасында социаль җайлашуы һәм интеграцияләнүе, миграция өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 3 гражданинны
кабул итте. Вәкаләтле вәкилгә балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, белем алу хокукларын тәэмин итү буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" XVI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә уза. Менә инде 16 нчы ел рәттән яшь талантларның иң маһирлары республикакүләм фестивальнең йомгаклау концертында катнашу бәхетенә ирешә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов гала-концертның мәртәбәле кунаклары булды.
Фикер алышуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашты. Ул хәбәр иткәнчә, республикада тернәкләндерү хезмәте физик культура ярдәмендә сәламәтләндерүгә каралган 109 кабинетта, физиотерапия бүлекләренең 127 кабинетында, рефлекс терапиясенең 25 кабинетында, психологик терапиянең 19 кабинетында һәм логопедиянең 17 кабинетында күрсәтелә.
Йомгаклау-сайлап алу этабында меңнән артык бала катнашты һәм алар жюрига 234 иҗади номер тәкъдим итте. 5 тән алып 21 яшькәчә балалар һәм егет-кызлар өч номинациядә үз талантын күрсәтте: вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография һәм конферанс. Нәтиҗәдә суперфиналга 49 номер узды, аларда 303 кеше катнаша.
Хисап нотыгы белән Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев чыгыш ясады. Үткән ел республика судларына мөрәҗәгатьләр саны арткан. Барлыгы 815 мең эш һәм төрле материал каралган, 2014 елга караганда 5%ка артык. Җәмәгать судьялары өлешенә 480 мең эш туры килгән (гомуми эшләрнең 58%ы), район һәм шәһәр судларына – 292 мең эш. Татарстан Республикасы Югары суды 44 мең эш караган, үсеш – 12%. Җинаять эшләре һәм материаллары буенча – 16%, граждан эшләре буенча – 3%.
Нык гаилә төзү, тәүфыйклы, игелекле балалар үстерү – һәр кешенең хыялы. Әмма гаилә учакларының күпчелеге кабынып өлгермәс борын сүнә.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы: Татарстанда 2015 елда санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булды. Инфекцияле авырулар саны республикада 2014 елдан азрак булды. 760 меңнән артык инфекцияле һәм паразитар авырулар очраклары теркәлде. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең коллегиясе утырышында аның җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Мәктәп директорлары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм укытучыларның эшен җиңеләйтү өчен матди чаралар һәм техник мөмкинлекләр табылачак. Хисапның кайсысы кирәк, кайсысы юк икәнен аңлау өчен, узган елда тапшырылганнарына анализ ясау зарур, дип саный Хөкүмәт башлыгы