ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Киләсе уку елының сентябрь аенда Казан мәктәпләрендә 13,5 мең бала 1 нче класска укырга барачак. Яңа уку елына кадәр 7 ай булуга карамастан, әти-әниләргә баласы өчен кайсы мәктәпне сайлау турында уйланыр чак килеп җитте, чөнки 1 февральдән мәктәпләр 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар ала башлый.


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
БДИны алдан һәм төп дулкында бирүчеләр 1 февральгә кадәр имтихан бирәсе фәнне сайларга һәм гариза тапшырырга тиеш. Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары, чит ил гражданнары БДИ тапшыру өчен муниципаль яки региональ оешма мәгариф идарәсендә теркәлергә тиеш.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2014 елдагы эшчәнлеге турында министр Эльмира Зарипова доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, ТРда уртача айлык хезмәт хакы 2014 елның 11 аенда 10,1%ка арткан һәм 27 597,2 сум тәшкил иткән. Хезмәт хакы 2,7%ка арткан. Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакының күләме буенча алдынгы урында.

2015 елның 1 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 15,2 мең кеше теркәлгән. Шуның белән бергә, Татарстанның хезмәт базарында бүгенгә 33 мең вакансия бар, яисә уртача бер эшсезгә икешәр вакансия, дип билгеләде министр.


24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

Хәзерге вакытта Татарстанда эшләнә торган гамәлләр күбесенчә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәте белән тәэмин ителә. Бүген бу хакта ТР Прокуратурасының 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2015 елда законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хаклары шактый югары булган. Хезмәткәрләргә акча түләү белән бәйле бурычлар саны исә якынча 100 миллион (!) сумга кимегән. Ә менә эшсезләр саны арту белән бәйле мәсьәлә республика җитәкчелегендә шактый зур борчу тудырган. Шуңа күрә алар хәзерге вакытта кризиска каршы чараларны барлау белән мәшгуль.
Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

2015 елда гражданнар һәм җәмгыять куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан эчке эшләр органнарының алдынгы бурычы булып калачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

Министрлыкның 2014 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төп доклад белән Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин чыгыш ясады. «ТР буенча ЭЭМ төп бурыч үтәлүен тәэмин итте – вәзгыять тотрыклылыгын һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү», - дип белдерде министр.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә “кайнар линия” телефоннары булдырды.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2015 елга  күчмә кабул итү графигы расланды. Күчмә кабул итү графигы белән гражданнар кабул итү бүлегендә таныша аласыз http://rtdety.tatarstan.ru/rus/info.php?id=515192.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бүген гражданнарны кабул итте.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 4 кеше мөрәҗәгать итте.Әлеге гражданнарнын сорулары баланын торак хокуклары һәм законлы мәнфэгатьләрен тәэмин итүдә. Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына жавап бирелде.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Быел бу акция рекордлы булды! Алдан-ала белешмәләр буенча, республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында агач утыртуда 700 меңнән артык кеше катнашкан, 400 гектардан артык мәйданда 3.5 миллионнан артык нарат, чыршы, каен үсентесе утыртылган. Барлык утырту материалы “Урман” идарәсе питомникларында һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International